Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистлар булмаса, мәгълүмат халыкка ирешә алмас иде

13 январь - Россия матбугаты көне уңаеннан, тантаналы чара узды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада журналистлар корпусы югары дәрәҗәдә әзерләнгәнен, бүгенге көндә журналист хезмәтеннән башка хәзерге тормышны күз алдына китерү кыен булуын әйтте. Бу хакта ул «Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә Татарстан журналистларын матбугат көне белән котлау чарасында сөйләде.

«Республика җитәкчелеге, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатлар исеменнән сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ышаныгыз: сез булмасагыз, мәгълүмат халыкка ирешә алмас иде. Яңалыкларны радио, телевидение, газета-журналлардан укыйбыз. Җәмгыятькә барып ирешә торган материалларны әзерләүдә тиз эшләвегез, җаваплылыгыгыздан башка тормышыбызны күз алдына китерә алмыйбыз. Татарстанның журналистлар корпусы хәзерге катлаулы чорда төрле бурычларны хәл итәргә сәләтле», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистика өлкәсе белән парламент арасындагы уртак якларны да атады.

«Журналистика һәм парламентның охшаш яклары бар. Һәр өлкәдә төрле фикерләр, әмма барыннан да элек, җаваплылык та бар бит әле. Без барыбыз да республика җитәкчелеге белән берлектә Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәбез. Иң мөһиме – тынычлык, татулык һәм дуслык», – диде парламент башлыгы.

Тантаналы очрашуда күп еллар үз һөнәренә тугры булган журналистларга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында «Туганайлар» редакциясе дизайнер-версткалаучысы Фирдания Сабирова да бар. Аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

«Әлеге мәйданчык тантаналы чара өчен очраклы гына сайланмады. Быел илебездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук Россия һәм Татарстанда 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Алга таба безне зур эшләр көтә, шул исәптән патриотик тәрбия өлкәсендә дә. Геройларның тарихы турында күбрәк сөйләргә, язарга кирәк. Бу темаларга аерым игътибар бирелергә тиеш», – дип чыгыш ясады «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Тантанада Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова чыгыш ясады.

Татар-информ, Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Васильев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев