Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Туганайлар» редакциясе дизайнер-версткалаучысы Фирдания Сабирова Рәхмәт хатына лаек булды

13 январьдә Россия матбугат көне уңаеннан Татарстан журналистларын котладылар.

Татарстанның «Армиягә авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә Татарстан журналистларын матбугат көне белән котлау чарасы узды

Тантаналы очрашуда күп еллар үз һөнәренә тугры булган журналистларга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында «Туганайлар» редакциясе дизайнер-версткалаучысы Фирдания Сабирова да бар. Аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

«Сезгә матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм.

Һөнәри осталыгыгыз, заманча технологияләрне уңышлы куллана белүегез Сезгә эшегезне югары дәрәҗәдә башкарып чыгарга, газетага төрле катлам укучыларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Хезмәт сөючән һәм кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуыгыз белән коллективта хөрмәт казандыгыз.

Киләчәктә дә Сезгә уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим», диелгән Рәхмәт хатында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев