Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Трофимова 95-яшьлек юбилеен җырлап каршы алды

Юбилярга Россия президенты котлавын җиткерделәр.

Бу көннәрдә Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче тыл ветераны, Хезмәт ветераны Евдокия Трофимовага 95 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән котлау өчен янында якыннары җыелды. Шулай ук, Тукай районының ветереннар җәмгыяте председателе Фәйрүзә Вазеева, Мәләкәс авылы ветераннары оешмасы председателе һәм Мәләкәс авыл җирлеге идарәсе хезмәткәре Венера Калинина да котларга килде. Кунаклар Евдокия Александровнага Россия президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Евдокия Александровна көләч йөзе белән һәр әйткән сүзләрне тыңлап, рәхмәт әйтеп, сөенеп утырды. Мул табын артында яшьлек җырларын да искә төшереп, бер-ике куплет җырлап та алды. 

Фото, видео: Культурная жизнь Мелекеса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев