Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Димче Аграфена Васильева: » Бүген өлкән яшьтәге берничә кешегә пар эзлим»

Гыйшык булу хисе беренче танышу-очрашудан ук башланырга мөмкин.

Дөрес аңладыгыз: бүген мәхәббәт турында сөйләшербез. Дөньядагы иң көчле хисләрнең берсенә багышланган көн килеп җитте: 14 февраль – гашыйклар көне иде! “Мәхәббәтсез яшәү ярамый”, – дип җырлыйлар. Кайдан табарга икәнен генә әйтмиләр шул. 

Аграфена Васильева - артист, танылган алып баручы, тамада. Шул ук вакытта тәҗрибәле таныштыручы да.

– Таныштыру белән ничек шөгыльләнә башладыгыз?
– Элек пароходларда артистлар, алып баручылар белән чыгыш ясый идем. Бер егетебез килми калды. Аның чыгыш вакытын нәрсә беләндер тутырырга кирәк булды. Бөтен җырларыбызны башкардык, нишләргә? Уйлап карагач, пароходта ялгыз егет-кызлар булуы искә төште. Ялгыз ир-егетләрне һәм хатын-кызларны күзгә-күз каратып биеттем. Аннан бер-берсе белән таныштылар, телефон алыштылар. Кавышкан парлар туйларга чакырды. Ялгыз кешеләрнең телефон номерлары да шактый җыелды. Шулай башланып китте бу эш.

– Хәзер сезгә мөрәҗәгать итүчеләр бармы? Алар нинди таләпләр куя?
– Башланган эш тарала. Мамадыш районы Җөри авылында Питрау җыены үткәрелә. Димче почмагында егет-кызлар анкеталар тутыра, телефоннар калдыра. Аларны җыеп алам. Таныштыруны дәвам итәм. Кайбер кешеләрнең таләпләре галәмәт кызык була. Мисал итеп кенә күрсәтәм, бер кыз яза: “Миңа өч бүлмәле фатиры, машинасы булган егет кирәк”, – ди. Шул вакыт сорау бирәм: “Үзең кайда торасың?”. Ә кыз арендалы фатирда яши. Шундый ук хәлле егет белән танышып, гаилә корып карасагыз, дип тәкъдим итәм. Кайбер кызлар борынын җыера, ә уйланганнарына өмет бар. Юрганыңа карап аягыңы сузарга кирәк. Керәшен карендәшләребез шалтыраткан очракта нәсел-нәсәбен тикшердем: яман чирләре, туган-тумачасының хәлен. Элек-электән димчеләр кешене тикшереп кенә димләгән.

– Өлкән яшьтәгеләр сезнең белән хәбәргә чыгамы?
– Бүген өлкән яшьтәге берничә кешегә пар эзлим. Яшь барган саен, ялгызлык сизелә башлый. “Бер өстәлгә утырып чәй эчергә, гәпләшеп алырга, бергә булырга кеше булсын иде”, – диләр. Кавышкач, кешеләр минем турында оныталар. Әз генә низаг чыкса: “Син генә таныштырдың, башымны бутадың”, – диләр. Бөтен авырлыгы минем өскә төшә. Монда бит холыклар да туры килергә тиеш. 

– Хәзер яшьләр интернетта таныша, бу алымны хуплыйсызмы?
– Интернетта кешенең кем икәнен белеп булмый бит. Телефон номерын биргәнче танышырга теләүче кеше белән үзем сөйләшәм. Фикерләрен тыңлыйм. Интернет аша танышып ныклы гаилә корганнар аз. Күзгә-күз очрашуны хуп күрәм.

– Кыз белән егет танышканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Танышканда бөтенесен дә күздә тоту мөһим. Туган-тумачаларын, нәсел-нәсәбен белештерсәләр дә яхшы, чөнки кызның да, егетнең дә танышырга барасы була. Яман эшләр кылган кешеләр, нәсел чирләре турында да мәгълүматлы булырга кирәк.

Димчедән киңәш
Күктән йолдыз эзләмәгез. Җирдәге кешеләр белән танышыгыз. Бөтенебез дә үзенең фатирлы, машиналы була алмый. Бер-береңә карата кайвакыт түземле булырга кирәк. Беркем идеал түгел.

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев