Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Чистайдагы карендәшләребез керәшенлекне саклау юлында

Чистай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей ЕФИМОВ киләсе елга планнары белән уртаклашты.

— 2024 ел, күргәнебезчә, бик җиңел еллардан булмады. Шул исәптән безнең Чистай керәшеннәре өчен дә. Махсус хәрби операциядә егетләребезне дә югалттык. Ватан кушкан бурычны үтәп, батырларча һәлак булган ул егетләр укыган мәктәпләрдә, алар истәлегенә мәрмәр такталар куелды. Моны мәктәптә белем алучы балалар да бу егетләрнең батырлыгын белеп, илебез патриотлары булып үссеннәр өчен дә мөһим дип беләм. 

Без, Чистай керәшеннәре, әкертен-әкертен генә үз эшебезне алып барабыз. Ходай йортлары да төзибез, иске чиркәүләрне дә ремонтлыйбыз. Халык өчен алары да бик кирәк. 

2025 елга бар кеше дә зур планнар белән керәдер инде ул. Безнең планнар зурдан — Чистай шәһәрендә Халыклар дуслыгы йорты төзү. Керәшен йортын да шунда урнаштыру уебыз бар. Бу — күп вакыт һәм эш таләп итә торган зур проект.

«Багалмам», «Карендәшләр» ансамбльләре дә керәшен җыруларын, традицияләребезне саклауда, яңартып халыкка кире кайтаруда үз эшләрен алып баралар. Алар олылар белән дә, балалар белән дә эшлиләр. Үсеп килүче буынны халкыбыз культурасы белән таныштыру бүгенгебез генә түгел, киләчәгебез өчен дә кирәк. 

Бу уңайдан, безнең республика керәшен иҗтимагый оешмасы тырышып эшли, киләсе елда да шулай эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев