Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" активистлары алтынчы "сплав" үткәрде

“Сплав”та (елга буйлап сәяхәт) Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Алексеевск, Мамадыш районнарыннан 13 кеше катнашты

23-25 июльдә республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте активистлары Нократ елгасында алтынчы “сплав” үткәрделәр. Анда 13 кеше – “Бәрәкәт” хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев, аның урынбасары Аида Сахарова, активистлар – Вадим Шрыков, Дмитрий Баранов, Татьяна Ефремова, Константин Дмитриев, Диана Сафарова, Анастасия Дементьева, Максим Рязанов, Ольга Дютина, Пётр Лукин, Милена һәм Александр Новиковлар катнашты. Яшьләр Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Алексеевск, Мамадыш районнарыннан килде.

Бәрәкәтлеләрнең кечкенә сәяхәте 23 июль көнне Мамадыш шәһәрендә башланды. Алар катерга төялеп, елга буйлап йөзделәр. Нократ елгасының сул як ярындагы комлы ярымутрауда  тукталдылар. Яр буенда палаткалар корып, шунда ике төн кундылар. Мамадышка катамараннарда йөзеп кайттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X