Әлеге уенны Питрәч районы керәшеннәре яратып уйный.
Күкеле сәгать өстенә
Куйдым беләзегемне
Куйдым беләзегемне
Төнлә төшләремә кереп
Өзәсең үзәгемне.
Сөйгәнемнең исемнәре
Гармун каешларында
Гармун каешларында
Беребез кояш чыгышында
Беребез баешларында.
Өстәлләрдә калдырганмын
Күлмәк кисемнәремне
Күлмәк кисемнәремне
Күкрәгемдә тибрәтәмен
Бәгърем, исемнәреңне.
Военныйлар җәшел кия
Үләннән күренмәскә
Үләннән күренмәскә
Салдым гашыйк утларына
Сүнмәскә, сүрелмәскә.
Нет комментариев