Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Балаларыбыз белән үз телебездә сөйләшик"

Кукмара районы Село-Чура авылында Халыкара туган тел көнен искә алганнар

Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур тел, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Георгий Ибушев, Луиза Янсуар, Григорий Родионов әсәрләре аша туган телебезнең бөеклеген аңлыйбыз. Әлеге максаттан Кукмара районы Село-Чура авылы китапханәсе 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан «Наши истоки. Читаем фольклор» исемле Халыкара акциясендә катнашкан.

Акция кысаларында «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дип аталган күргәзмә төзелгән. Әлеге чарада фольклорга халык җырлары, үртәүләр, табышмаклар керүен искә алынган. Укучыларга Анастасия Тукачева элеккеге керәшен халкының көндәлек кулланылган предметлары турында сөйләп үткән. Балалар чабатаның, кәрәчин фонаре һәм күкеле сәгатьнең тарихы белән танышканнар. Чара керәшен халык биюләре, җырлары һәм уеннары белән тәмәмланган. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда! Әлеге чараларны ешрак оештырыйк, телебезне яратып, балаларыбыз белән үз телебездә сөйләшик!

Лидия Азина

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев