Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Попова: «Миңа суд — энергия, ә иҗат җан тынычлыгы бирә»

"Интертат" журналисты танылган җырлар авторы Анна Попова белән сөйләште

Анна Попова - Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдиноваларга җыр сүзләре язган автор. Шулай ук ул суд эшләрен алып баручы юрист та.

«Зөфәр Хәйретдинов мине кире борды»

- Анна, син берара татар эстрадасында иң күп язучы авторларның берсе идең. Соңгы вакытта еш иҗат итмисең бугай...

- Минем өчен шигырьләр язуның кызыгы бетте. Максатларым, кызыксыну даирәм башка.

- Белүемчә, син 25 яшеңдә иҗат итә башладың. Аңа кадәр, гомумән, язмый идеңме?

- Кызык өчен мәктәптә укыганда язгалаган идем. Әмма автор буларак 25 яшемдә генә яза башладым

- Син — шәһәр кызы, татарча ничек шулай камил өйрәндең?

- Биш яшемә кадәр авылда үстем. Үстем дип, бер ай — авылда, бер ай шәһәрдә яшәдем. Әби-бабай тәрбиясен алган керәшен кызы мин. Балалар бакчасына йөрергә яратмый идем, анда мәҗбүри йоклаталар, иртә торып барырга кирәк. Ә мин үз көем белән йөрергә яратам. Инглиз мәктәбендә укыдым. Авторларның күбесе татар филологиясен тәмамлаган, әмма мин — югары белемем буенча юрист. Көнкүрештә кулланмаган татар сүзләрен бәлки аңлап та бетерә алмам.

- Беренче шигырең ничек язылды?

- Бервакыт радионы тыңлап барганда: «Аллам, шундый җыр буламыни?» — дидем. Бер-бер артлы тузга язмаган җырлар тезелеп китте…«Нәрсә соң бу? Болай гына мин дә яза алам», — дидем дә кызык өчен язып карарга булдым. Һәм бер композиторга шигырьләремне бирдем.

- Кем иде ул?

- Ул композитор шигырьләремне кабул итмәде, мине кире борып җибәрде. Ул — Зөфәр Хәйретдинов. Ә мин татар эстрадасы өлкәсендә беркем белән дә таныш түгел идем. Зөфәр абый әтиемнең күрше авылыннан, шуңа аңа мөрәҗәгать иттем.

- Ул вакытта син кем булып эшли идең?

- Юрист булып эшли идем. Зөфәр абый да миннән: «Син кем әле?» — дип сорады. Мин: «Юрист», — дидем. Ул миңа: «Юрист кына булып кал. Бу — синеке түгел, кысылма», — диде. Шулай да бер җырымны алып калган иде.

- Аннан соң ни булды?

- «Бу — синеке түгел», — дигәне күңелемә тиде. «Мин язмыйммы? Әле ничек кенә язам!» — дидем. Миңа: «Син булдыра алмыйсың!» — дияргә ярамый. Холкым буенча мин шундый. Мин Зөфәр абыйга рәхмәтле генә. Ул мине селкетеп җибәрде, дисәм була. Хәзер Зөфәр абый белән без яхшы мөнәсәбәттә, ул миңа әйткән сүзләрен кире алды.

- Шуннан соң язылып киттеме?

- Әйе, яздым да яздым. Җырда мәгънә булуы мөһим, шул ук вакытта җырның тексты аңлаешлы булырга тиеш. Үземне шагыйрә дип атамыйм. Шагыйрә булыр өчен белем һәм татар телен камил дәрәҗәдә белү кирәктер.

- Юрист буларак эшең нәрсәдән гыйбәрәт иде?

- Төрле суд эшләрен алып бара идем. Көн саен бер суд була. Миңа суд эше ләззәт бирә, ул ярыш кебек. Әмма каршы як минем өчен беркайчан да дошман булмады. Калган юристларга: «Без сезнең белән бер-беребезгә бернәрсә дә эшләмәдек. Бу — бары тик эш», — дим. Суд беткәч, мин каршы якны яклаган юристны кочакларга да мөмкинмен. Күпләр шуны аңламыйча, үзара талаша.

- Синең җырларын башка авторларныкыннан нәрсәсе белән аерыла?

- Татарча җырларының күбесен тыңлагач, аларны өлкән яшьтәге апа язганын аңлап була. Сүзләрдән, фикерләрдән, җөмлә төзелешләреннән сизелә ул. Мин ничек сөйләшәм — шулай язам. Язганда әдәби телне кулланмыйм.

- Калганнар нинди сүзләр белән яза?

- Кереп киттем аланнарга, күбәләкләр, чишмә… Бу типтагы җырлар да кирәк. Җырда баян, каен, сандугач булмаса, татар җыры түгел, диләр. Яхшы, һәр җырчының репертуарында бу типтагы 3-4 җыр булсын, әмма барысы да түгел.

- Сине ачуланалармы?

- Хәзер юк, чөнки популяр була алырдай җырлар яза алуымны дәлилләдем. Әмма башлаганда авыр булды. Мине бит беркем дә белми иде. Хәтта әти-әнием дә шигырьләр язганымны ярты елдан соң гына белде һәм шаккатты. «Нәрсәгә инде ул сиңа?» — диделәр. Әмма барыбер язудан туктамадым. Бер ел эчендә 70 җырым сәхнәгә чыкты.

- Авторлар сине үз иттеме?

- Юк, башта, гомумән, өнәп бетермәделәр. Хәзер дә тыгыз элемтәдә торган авторлар юк.

«Шушы өлкәгә эләгеп каласым килде»

- Хәзер кызыгы бетте, дисең. Бу нәрсә белән бәйле?

- Белмим хәтта. Илһамым юк дип тә әйтә алмыйм, чөнки башлаганда, гомумән, илһамны көтеп торырга вакытым юк иде. Тизрәк, күбрәк язарга, беренче булырга тырыштым. Намусым чиста: акча эшлим дип чапмадым. Минемчә, җырларымның һәммәсендә җан бар.

Шигырь язу миңа авыр бирелми иде, ә хәзер менә нишләптер кызыгы бетте.

- Ничек языла иде ул шигырь? Иҗат иткәндә синең халәтең нинди?

- Мәсәлән, Гөлдания Хәйруллинага язам икән, мин Гөлдания апа булам. Әнвәр Нургалиевка язганда, аның кебек фикер йөртергә тырышам. Ир кешегә язганда ир кебек уйларга кирәк. Кайвакыт җырларны тыңлыйм да: «Ирләр болай сөйләшми бит», — дим. Җырның авторы өлкән яшьтәге хатын-кыз ди, мәсәлән, ә аны яшь егет җырлый. Болай булырга тиеш түгел.

- Җырчылар сиңа: «Миңа яз әле», — диме?

- Әйе, язуымны сорыйлар. «Анна, син бит популяр җыр нинди булырга тиеш икәнен беләсең, әйдә, язып бир әле», — диләр. Алар җырны яздырырга барганда мине үзләре белән ияртә хәтта.

- Сине автор буларак кабул итмәүче җырчылар бармы?

- Юк дип әйтә алам. Шунысы гына бар: яза башлаганда мине беркем дә белми иде, шуңа күрә мин композиторларга мөрәҗәгать иттем, ә җырчыларга түгел. Популярлашып киткәч, концертларга йөрергә курка башладым, чөнки җырчылар: «Әйдә языйк инде», «Әле безнең җыр әзерме?» — дип сорый иде.

- Юк, дөрес аңламадың, әле син популяр булмаганда берәр җырчыга мөрәҗәгать иткәч, ул сиңа: «Кирәкми», — димәгән идеме?

- Ришат Фазлыйәхмәтов белән без күптән таныш. «Ришат, җырлар язарга булдым әле», — дидем. Ул көлеп кенә куйды. Шигырьләремне укытып күрсәткәч, Ришат кул гына селтәгән иде. Соңыннан: «Без гади җырчылар инде, шигырь артыннан чиратка да басарга кирәкмидер», — дип шалтыратты. Ул минем иҗатыма җитди итеп карамаган иде. Әле һаман да аның белән уртак иҗат җимешебез юк.

- Ә хәзер төшеп калдыңмы?

- Хәзер дә миңа мөрәҗәгать итүчеләр бар, әмма мин язмыйм.

- Нәрсә белән шөгыльләнгәнең турында соңрак сөйләшербез. 2018 елда утыз яшьлек юбилееңны концерт итеп үткәрдең. Бу хакта сөйлә әле.

- Башта туган көнемне зур булмаган кафеда үткәрәсем килгән иде. Билгеле, туган көнемә минем белән дустанә мөнәсәбәттә булган җырчылар да чакырулы иде. Үзеннән-үзе шушы кечкенә кафеның залы «Эрмитаж»дагы залга үзгәрде. Болай булыр дип бер дә уйламаган идем. Хәтта билетлар сатыла башлагач, шаккаттым. Мине кеше белми иде дә бит.

- Ул иҗат кичәсе форматында үттеме?

- Яратмыйм шул «иҗат кичәсе» сүзен. Ул сүзне ишеткәч, нафталин исен иснәгән кебек булам. Ул чын туган көн булды. Сәхнәдә концерт барды, шулай ук ресторанда фуршет әзерләнгән иде. Җырчыларга: «Барыгыз, сыйланып алыгыз», — дия идем. Алар башта кыенсынып торса да, концерт ахырында без бер төркем булып оешкан идек инде. Артистлар өчен дә бу яңалык иде, чөнки алар бергә ял итәргә өйрәнмәгән. Концерт — алар өчен эш. Ә монда фуршет, аралашу һәм башкалар.

- Юбилееңны «Эрмитаж»да үткәрүгә күпме акча «түктең»?

- Күп түгел, чын. Реклама өчен, җырчыларның чыгышлары өчен түләргә туры килмәде. Бары тик берничә җырчы гына килә алмады, чөнки аларның ул көнне концертлары иде.

- Элвин Грей бар иде...

- Әйе, Радикның ул көнне Буада концерты булырга тиеш иде, әмма ул беренче февраль көнне бер концерт урынына ике концерт куйды. Мин аңа рәхмәтле.

«Җырчыларның күбесе хайп өчен ачуланыша»

- Эстрадада көнләшү бармы?

- Бар, әлбәттә, һәм эстрадада гына түгел. Әмма көнләшүнең чикләре булырга тиеш. Бар конкуренция, ә бар көндәшлек, алар үзара аерыла. Конкуренциянең, ягъни башкаларга карап үсәргә теләүнең бер начар ягы юк. Ә көндәшлекне, көнчелекне яратмыйм. Кеше көнләшкәндә башкаларны батырырга тели.

- Җырчыларда үзара дуслык бармы?

Җырчыларның күбесе хайп өчен ачуланыша. Ә җырчыларның арасында нәрсә булганын әйтә алмыйм.

- Эстрадада барган низаглар турында нәрсә әйтә алырсың?

- Низагларын бер начарлыгы да юк дип уйлыйм. Бары тик чама белү, артык эчкә кермәү кирәк.

- Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында нәрсә булган иде? Шул ук бер балык башын чәйнисең, димә.

- Бу хәлне пиар дип таптылар, әмма ул пиар түгел иде. 2018 елда лейблда эшли башлагач, җырларның авторлык хокукларын кемдә икәнен тикшерә башладым. Җырларның күбесенең РАОда теркәлмәвенә тап будым. Радик һәм аның командасы: «Җырларны теркәү кирәкми», — диделәр. Мин бу эш белән үзем шөгыльләнергә булдым. Җырларны бер-бер артлы тәртипкә салганда, «Красивая, хороший» җырының инде 2016 елда РАОда теркәлгәнен күрдем. Аны Гүзәл белән Эльвира Сафина инде теркәгән булган.

- Элвин Грей бар иде...

- Әйе, Радикның ул көнне Буада концерты булырга тиеш иде, әмма ул беренче февраль көнне бер концерт урынына ике концерт куйды. Мин аңа рәхмәтле.

- Димәк, Эльвира Сафина автор буларак акча алган?..

- Анысын тикшермәдек. Әмма Эльвира: «Алмадым», — дигән иде. Аны төгәл тикшереп була иде, ләкин Радик, продюсер төпченмәвемне кулай күрде.

«Халык үзенә нәрсә кирәк икәнен белми»

- Нишләп татар матбугатын, китапларын уку сирәгәя икән?

- Хәзер Интернет заманы. Минемчә, кеше әле китапны кулга тотып укуга сусар. Шәхсән мин әсәрләрне китаптан укырга яратам, чөнки яңа басманың исе үзенчәлекле.

- Автор җырлары арасында халык җырлары кебек башкарылганнары бар, ягъни аларны күпләр белә һәм алар ретро-җырлар исемлегенә керә. Әйтик, «Су буенда учак яна», «Өзгәләнә җаным» һәм башкалар. Андыйлар тагын булырмы?

- Әйе, син әйткән җырлар популяр. Әмма сорау: шушы җырларны иҗат иткән авторлар әле бит исән, нишләп алар язмыйлар? Тыңлаучы ул җырларны кабул итмәячәк. Минемчә, халык үзенә нәрсә кирәк икәнен белми.

- Оскар Усмановның да популяр җырлары күп иде. «Кайтабыз да китәбез», «Каеннар арасында»…

- Оскар белән без яхшы танышлар. Әйе, Гүзәл Уразованың, Дилә Нигъмәтуллинаның популяр җырларының күбесе аныкы. Ул бүген дә яза, әмма тамашачы аннан башка төрле җырлар көтә. Ә ул 10-15 ел элек ничек язган, бүген дә шулай иҗат итә. Һәм җырчылар аңа: «Бу бит заманча түгел», — ди. Җыр популяр булсын өчен, аңа акча «тыгарга» кирәк. Җырчылар җыр сатып алырга акча кызгана.

- Җырчылар акчасын кая куя соң?

- Күлмәк сатып алалар! Җырчылар бер тапкыр киеп чыгарга кирәк булган күлмәккә акча кызганмый. Ә җыр ал дигәндә — ләм-мим. Җыр — ул җырчы кешенең визит карточкасы. Тамашачы синең күлмәгеңне иртәгә оныта, ә җыр гомерлек булырга мөмкин.

- Артистлар җырның кадерен беләме?

- Артистлар җырларга җитди карамый. Алар бер сезонлык җыр эзли. Шул ук күлмәк белән чагыштырсаң, алар күлмәкләрен дә озаграк кия. Җырны бер сезон башкарып чыгалар да, башка җырны күзли башлыйлар. Җыр ул бит бала кебек. «Бу җыр иске инде», — дип җырчы ул җырны ротациягә бирми.

- Синең җырыңны иске, дисәләр, үпкәлисеңме?

- Үпкәләмим, әмма күңелгә бәрә. Җырчыларның күбесе шундый фикердә. Бер мәлне еш ишетергә туры килде шул «иске» сүзен. Һәм шигырь язуның кызыгы бетте.

- Ротацияләр өчен түләүгә карата син нинди фикердә?

- Ул татар эстрадасында гына булган күренеш. Россия эстрадасы җырчылары белән аралашам. Анда радиода яки телевидениедә үзеңнең җырыңны түләп яңгырату юк. Көнбатыш эстрада турында әйтеп торасы да юк.

- Шулай да, һәр артистка яңа җыр кирәк...

- Әйе, кирәк, әмма минем җырчыларга күп тапкыр әйткәнем бар: «Концертның 50 проценты халыкка таныш булган җырлардан торырга тиеш». Ә хәзер концертлар 95 процентка яңа җырлардан тора. Андый концертны карау авыр. Мәсәлән, Гүзәл Уразова хәзер үзенең концертларына инде танылган җырларын да кертә башлады. Менә шулай эшләргә кирәк.

«Популяр булыр өчен сәләт кенә җитеп бетми»

- Ничек уйлыйсың, нишләп сәләтле җырчылар танылмый?

- «Сәләтлеләргә булышырга кирәк, сәләтсезләр үзләре дә таныла ала», — дип көләләр. Хәзер популяр булыр өчен сәләт кенә җитеп бетми. Сәләтне, тавышны дөрес итеп куллана белү кирәк. Аранжировкаларның сыйфатыннан, концертларның дәрәҗәсеннән күп әйбер тора. Татар җаны, моңы калсын, әмма татар эстрадасы туктап торырга тиеш түгел, аранжировкалар сыйфатлы булырга тиеш.

Төрек, казах эстрадасын гына алыйк. Аларда үзләренә генә хас булган миллилек калган, әмма аранжировкалары үзенчәлекле һәм заманча.

- Син әйтеп үткән «чишмәләрдән», «каеннардан» китәргә кирәкме?

- Эстраданы фольклордан аера белү кирәк. Үзебезнең татар җыры, бүгенге мирасыбыз — ул фольклор.

Без бит: «Эстрадага үсеш, сыйфат кирәк, яшьләрне татар концертларына йөртергә кирәк», — дибез. Яшьләр татар концертына йөри икән, димәк, алар татар телен онытмый. Бу — татар телен саклап калу ысулы. «Чишмә» турында җырлап, без аларга кызык булырбызмы, юкмы? Аннан, «чишмә» турында да төрлечә язарга була.

- Ә баян?

- Баянга килгәндә, ул татарга алып кайтылган әйбер. Хәзер генә татарларны баян, гармун белән тиңлиләр. Русларда да «гармонь» булган. Күз алдына китер, әгәр рус эстрадасында да шул ук гармун булса…

- Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, диләр…

- Һәрбер чорның үз даһилары бар. Әлфия апаны да, Илһам абыйны да үзләренең беренче адымнарын ясаганда шелтәләгәннәр. «Әти һәм угыл» мәсьәләсе гел булачак. Әлфия апа белән Илһам абый үз заманында татар эстрадасына үзгәрешләр керткән. Илһам абый рок тыңлаган, диләр. Аранжировкаларының кайберсендә баянның эзе дә юк бит.

Ә хәзер безне сүгәләр. Имеш, без татар эстрадасын бозабыз. Илһамнарны да сүккәннәр, әмма ул елларда җырчыларны чәйнәр өчен Интернет булмаган.

- Бер концертта синең җырлаганыңны күргән идем. Нигә җырлыйсың? Син бит җырчы түгел, Анна, гафу.

- Дилә Нигъмәтуллина белән Альбина Апанаева миңа җырлап карарга тәкъдим итте. «Нишләп мине мыскыл итәсез? » — дигәнем бар. Алар бит җырчы, ә мин хәтта чыршы турындагы җырны да җырлый алмый идем. Әйткән идем бит, җырчылар мине үзләре белән студиягә чакыралар иде, дип. Менә шунда җырчыларга һәр җырны ничек җырларга кирәк икәнен аңлата-аңлата, үзем дә җырлый башладым. 2018 елда үземнең туган көнемдә кызлар белән җырладык. Төрле оешмалар мине җырларга чакыра. Һәр җыр үз тыңлаучысын таба.

- Артистлар синең җырлавыңа ничек карый?

- Алар мине автор буларак түгел, җырчы итеп күрә башлагач, мөнәсәбәтләре үзгәрде. Мине дус итмиләр. Әмма без конкурентлар түгел, чөнки алар профессиональ дәрәҗәдәге җырчы, ә мин бары тик җаным теләгәнгә генә җырлыйм. Бар да яхшы булыр дип ышанам.

«Радик миңа үзе шалтыратты»

- Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- «Элвин Грей» лейблының юристы булып эшлим. Җырчылар шалтыраткач, мин аларга: «Сез миңа — авторгамы яисә лейблның юристына шалтыратасызмы?» — дим. Лейблда эшли башлагач, мин язудан туктадым дияргә була.

- Радик белән ничек таныштың?

- 2016 ел иде ул. Безне ниндидер бер концертта таныштырдылар. Радикның минем турыда ишеткәне булган. Исемем «колакны кисә», шуңа күрә истә кала да. Уфада Вәсилә Фәттахованы искә алу концерты булды, мин шул концертка килгән идем. Шунда Радик белән икенче тапкыр сөйләштек. Соңыннан ул миңа шалтыратып: «Сине мактыйлар, язып кара әле миңа да», — диде. «Роза гөле» җырын иҗат иттем аңа. Язармын, дидем дә оныттым. Бер көнне Радик «Инстаграм»ына фото куйды. Ул фотода бер автор белән төшкән иде. «Ах!» — мин әйтәм. Шул ук мизгелдә аңа яздым: «Үпкәләмим, бүтән автор тапкансыңдыр», — дидем. Ул миңа: «Юк, юк, әйдә студиягә кил», — диде. Соңыннан җыр артыннан җыр туды.

- Әмма хәзер син юрист бит, автор түгел.

- «Эрмитаж»да концертым үткәч, алар миңа лейблда юрист булып эшләргә тәкъдим итте. Аңа кадәр 2018 елда Радикның бер-ике эшен башкардым. РАО белән судлаштык. Авыр һәм кызык иде ул. Үзем РАОда торган автор, әмма ул судта РАОга каршы чыккан идем.

- Нинди суд иде ул?

- Башкортстан авторы белән судлашкан идек. Гөлнара Рәшитова башта җырларын биргән, әмма соңыннан: «Бирмәдем», — дигән. Ахырда без җиңеп чыктык.

- Радик нинди кеше?

- Менә шушы судлар башланганда, аның өчен ул шок иде. Ул бала-чага кебек: «Ничек шулай эшләп була инде?» — дия иде. Хәзер исә ул ияләнде, кешеләрнең барысына да ышанмый. Артык яхшылыкка да ышанырга ярамый. Ул үзгәрде, олыгайды.

- Элегрәк нинди иде ул?

- Элегрәк, кешеләрнең сүзләрен якын алып, борчылырга мөмкин иде. Хәзер һәрбер булган хәлне күңеленә якын алмый. Аның адресына әйтелгән һәр тискәре сүзгә игътибар итми. Әмма ул барыбер ачык кеше. Эчендә нәрсә, тышында да шул.

- Аны алдыйлар идеме?

- Алдау дип… Артистлар арасында, Радикка кунакка килеп, соңыннан аның турында гайбәт сөйләп йөрүчеләр дә бар.

- Соңгы арада Радик популярлыгын югалта түгелме?..

- Радик бүтән юнәлештә дә эшләп карарга булды. Концертының 50 проценты хәзер рус җырлардан тора. Бәлки татар-рус тамашачысы өчен ул башка елларны кебек популяр да түгелдер, әмма концертлары гел тулы заллар белән үтә. Гастроль графигында көн саен концерт бар.

- Юрист Анна Попова белән автор Анна Попова үзара аерыламы?

- Беләсеңме, автор буларак мин беркайчан да үз җырларымның хокукларын тулаем артистка бирмим, ә лейбл юристы буларак авторлардан йөз процентлык авторлык хокукын сорыйм. Автор булу — ул бит иҗат итү, әлбәттә, иҗатчы буларак мин йомшаграк. Ә менә юрист буларак мин бик таләпчән. Кыскасы, миңа суд эше — энергия, ә иҗат җан тынычлыгы бирә

«Янәшәмдә кияүгә чыга алырлык кеше юк»

- Син бай гаиләдә үстеңме?

- Күпләр «Эрмитаж»да концерт куюымны белгәч, бу берәр бай абзыйның кызыдыр дип уйлады. Әмма үземне бай гаиләдән дип бер дә әйтә алмыйм. Әтием - эшмәкәр, әнием математика һәм информатика укытучысы булып эшләде.

- Син нинди мәктәптә укыдың?

Мин укыган мәктәптә байлар укый иде. Әмма ул елларда гаиләбезнең матди ягы әйбәт түгел иде.

- Бай балалар арасында уку авыр идеме?

- Җиңел, димәс идем. Алар барыбер башкача киенә, затлы машиналарда йөри. Хәтерлим: икенче сыйныфта сентябрь аенда алмаш аяк киемемне югалткан идем. Безнең тагын бер аяк кием алырга акчабыз булмады. Ярый әле ул сентябрь иде. Тышта һәм мәктәп эчендә йөргән аяк киемнәр үзара аерылмый иде. Кача-кача мәктәпкә кереп китә идем.

Хәтта сыйныфташларым ашарга барганда, минем бармый калганым да була иде. Ашарга дип бирелгән акчаны җыя идем. Бервакыт әтиләрнең акчалары булмагач, шул җыелган акчаны аларга биргән идем. Йөз сум иде бугай ул.

- Нишләп гади мәктәптә укымадың?

- Әниемнең үзенең югары дәрәҗәдәге мәктәптә укыйсы килгән, әмма аның теләге чынга ашмаган. Шуңа күрә ул мине шундый мәктәптә укытты. «Әни, бу бит синең хыялың, нигә мин бу мәктәптә укырга тиеш?» — дип елаган чакларым да бар иде. Әмма бу хакта әнигә бер тапкыр да әйткәнем булмады.

- Байлар усалмы?

- Башларында, уйларында нәрсә, телендә дә шул. Бай балалары усалрак шул. Алар мине кимсетәләр иде. Кыскасы, Анна Попова бай гаиләдән дигән сүзләр — уйдырма.

- Аерым йорт белән яшисезме?

- Әйе, әмма ул йорт үзебезнең тырышлык белән салынган. Мин әниләр белән яшим, чөнки аерым фатирда яшәүнең мәгънәсен күрмим, өйдә сирәк булам. Эш буенча еш кына башка шәһәрләргә барырга туры килә. Әти белән әнине күрмим дә кебек: мин кайтканда, алар йоклыйлар; алар кайтканда, мин өйдә булмыйм.

- Нинди машинада йөрисең?

- «Мазда»да йөрим. Машинаны үзем эшләп алдым, әти-әни бүләк итмәде.

- Шәхси тормышың турында сөйләшик. Син кияүдә түгел бит?

- Юк, мин кияүдә түгел. Бүген янәшәмдә кияүгә чыга алырлык кеше юк. Әлбәттә, кияүгә чыгарга, гаилә корырга телим.

- Синең ирең нинди булырга тиеш?

- Эшемне аңлап, миңа чикләр куймый торган кеше кирәк. Мин үсештә булырга яратам, бер урында гына таптанып торасым килми. Ирегемне югалтырга теләмәс идем.

- Бәлки ирең артист булыр?

- Юк, ирем артист булмаячак. Шулай да: «Беркайчан да беркайчан димә», — диләр. Әмма миңа артист кеше кирәкми. Артист кеше белән яшәүгә түзә алмам төсле.

- Син артык көчле хатын-кыз бугай? Андыйлардан куркалар.

- Әйе, бәлки мин артык көчледер дә. Әмма соңгы арада көчсезрәк булырга тырышам.

- Беренче карашка син усалга охшагансың, мин хәтта синең белән очрашуга килгәндә борчылган идем...

- Мине якыннан белгән кешеләр усал булмаганны белә. Усаллык битлеген миңа тактылар гына. Менә бит хәзер инде өченче сәгать аралашабыз, усал дип уйлыйсыңмы?

- Юк, усал түгел икән. Шундый соравым бар: кияүгә чыккач, эшеңнән баш тартачаксыңмы? Сез бит төнлә эшлисез.

- Әйе, бүген мин күбрәк төнлә эшлим. Иртәнге алтыда кайтып яткан көннәр була. Нинди ир моңа түзсен инде? Әлбәттә, әгәр янымда ир-ат булса, мин көндез эшләячәкмен. Юрист буларак мин иртәнге якта да эшли алам. Бүген янымда ир-ат булмагач, мин лейблда башка эшләрне дә эшлим. Без төнлә очрашып, алдагы планнар турында сөйләшәбез. Ир хатыны булгач, мондый сөйләшүләр көндез булачак. Төнлә мин өйдә ирем янымда булачакмын, Алла боерса.

- Син үзеңне татар җанлы иҗат кешесе дип атый аласыңмы?

- Әйе, мин дә иҗат итәм бит. Татар эстрадасында кайбер популяр җырларның авторы — мин. Иҗат кешесе буларак, мине билгеле бер калыпка салырга теләүчеләрдән, миңа басым ясаучылардан арынырга тырышам. Иҗат кешесен чикләсәң, аның канатлары сына.

- Сине алдаганнары бармы?

- Әлбәттә, мин дә кеше бит. Мин дә яшь бала кебек кешеләргә, яхшылыкка ышанам. Гайбәтен дә сөйлиләр. Сөйләсеннәр дә! «Менә шундый проблема килеп чыкты, булыш әле», — дип алдаганнары бар. Мин булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам. Бурычка алып, әле һаман да бирмәүчеләр бар. Минемчә, кешеләргә ышанмасаң, бу дөньяда яшәп тә булмыйдыр. Ә мин яшәешне, дөньяны яратам!

Алинә Айдарова, "Интертат"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев