Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

21 ноябрь – Микайлу бәйрәме

Фәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне.

Фәрештә – грекча “хәбәрче” дигәнне аңлата. Алла, үз хәбәрләрен, теләкләрен белгертергә, аларны кешеләр янына кеше кыяфәтендә күренә торган итеп җибәрә. Фәрештәләрне канатлы итеп сурәтләү аларның Алла боерыкларын тиз үтәүләрен күрсәтә.

Изге фәрештәләр өч иерархиягә бүленә: югары, урта һәм түбән. Югары иерархиягә Серафимнар, Херувимнар һәм Престоллар керә. Урта фәрештәләр иерархиясен өч чин төзи: Башлыклар, Чиреүләр һәм Властьлар. Түбән иерархиягә дә өч чин – Начала, Архангеллар һәм Фәрештәләр керә. Дәрәҗә ягыннан иң югарылары – Серафимнар, Херувимнар һәм Архангеллар.

Ходай тарафыннан барлык тугыз чинга башлык итеп изге Архистратиг Михаил куелган.

Деница исемле бер фәрештә, үзенең кодрәтлелеге белән масаеп, үзен Ходай урынына куеп, Алла булырга теләгән һәм Аны төрлечә хурлап, Аңа каршы башкаларны да котырткан. Шуңа күрә ул дияволга, сатанага әйләнгән. Сатана сүзе “каршылык күрсәтүче”, “каршы куючы”, “болгатучы” дигәнне аңлата. Диявол сүзе – “җала җагучы”, “җалган сөйләүче”. Керәшеннәрнең изге кенәгәләрендә бу сүзләр “шайтан” дип бирелә. Шайтан үзе артыннан башка күп кенә фәрештәләрне дә Ходайга каршы котыртып, үзенә иярткән. Шайтанга ияргән фәрештәләр яман рухларга әйләнгәннәр, аларны җеннәр дип йөртәләр.

Шул чакта Ходайның югарыгы фәрештәләренең берсе – Архангел Михаил Шайтанга каршы чыккан. “Кем Аллага тиң? Алла кебек берәү дә юк!” – дигән ул. Шулвакыт Архангел Михаил һәм изге фәрештәләр белән Шайтан һәм җеннәр үзара сугыша башлаганнар. Бәрелештә яман көчләр изге фәрештәләрдән җиңелеп, Шайтан уктай атылып, иң аска – Тәмугка төшеп киткән, аның белән бергә җеннәр дә Алладан еракка, мәңгелек тәмугка күчкәннәр.

 

Изге кенәгәләрдә Архангел Михаилга инәлү турында түбәндәгеләр язылган.

Эй, туганнар! Бүген без күктәге чирүләр башлыгы Архистратиг Михаилны һәм күктәге бар фәриштәләр чирүен искә алып бәйрәм итәбез. Изге языуда әйтелгәнчә: суга чумылдырылып Христос диненә кергән чагында, кешегә Ходайдан саклаучы фәриштә бирелә. Шул фәриштә безнең һәркайсыбызны  һәрбер җирдә – өйдә, тышта, уяу чагында, йоклаганда һәртөрле хәтәрдән саклап, гел булышып тора. Әгәр дә кеше җазыкланса, шайтан алдавына бирелсә, саклаучы фәриштә аның җаныннан китә. Ул киткәч, шайтаннар килеп, аны төрлечә алдап, төрле азгынлыкка котыртып, яман эшләр кылдыралар.

Шайтанны җиҥәргә хәлебез җитмәсә, без Архангел Михаилга инәлергә тиеш. Ул – аларның котларын алучы, аларны куучы. Эй, Христос динен тотучылар! Барыгыз да Архистратиг Михаилга инәлегез, аның төсен өегезгә куегыз.

Әледән-әле Архистратиг Михаилга инәлсәк, “миңа булыша күрсәнә” дип аңар үтенсәк, аның безгә булышканын, һәртөрле хәтәрдән саклаганын күрербез, инәлгән кешегә ул булышырга әзер тора. Кояш, күктәге җондызлар барысыннан да якты, шулар күк Архистратиг Михаил да күктәге бар фәриштәләрдән дә олы, барысыннан да куатлы. Ул Ходай карышысында кылычын тотып, Ходай ни кушар икән дип кенә тора. Ходай кушкан эшне тиз башкара. Ул  күп кодрәтләр кылган, хәзер дә кешеләргә булыша, бигрәк тә аздырыучы шайтаннарга ару кешене аздырырга, котыртырга ирек бирми, аларның котларын чыгарып тора.

Ул җамагат арасындагы бозылышуны, ызгышны, сугышны туктата. Шайтан безне алдый алмасын дисәң, Архистратиг Михаилга инәл, аны үзең чакыр, ул һәрбер яманнан сине коткарыр.

 

Архистратиг Михаилга инәлү иманы

Эй, күктәге чиреүләр башлыгы Архистратиг Михаил! Безне алдарга йөрүче шайтаннарны, җеннәрне бездән куып җибәр, без аларга алданмыйча, усаллыкларына бирешмейчә, чын динебездә нык торсак иде. Безгә һәрчакта булыша күр, без үлгәннән соң да аларны безнең җанга җибәрмә. Эй, Архистратиг Михаил, без җазыклылар өчен Ходайга инәл, Аминь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев