Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 майдан балаларга яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә

8-17 яшьлек баласы булган аз керемле гаиләләргә яңа пособие бирү буенча гаризаны кабул итү 1 майда башлана

Шул ук вакытта пособие инде апрельдән үк билгеләнәчәк. Ягъни 1 майдан соң гариза тапшыручыларга берьюлы ике айга – апрель һәм майга акча биреләчәк. Шунысы да бар, балага апрель аенда 8 яшь тулган булырга тиеш.

“Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнә.

Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. База күләме 50 процент, ягъни 6 мең 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнәчәк. Инде болай да гаиләнең җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк икән, яшәү минимумының 100 процент дәрәҗәсендә пособие биреләчәк”,-ди район пенсия фондының клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Камалюкова.

Шунысын да искәртәбез, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ана яки ялгыз аталар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

"Зәй офыклары"

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев