Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югарыбагражлылар “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь буынга гореф-гадәтләрне җиткерү һәм саклау йөзеннән Тройсын бәйрәмен сәхнәләштерделәр

Узган шимбәдә Югары Баграж мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Биредә "Әйлән-бәйлән" дип исемләнгән район фестивале кысаларында авыл үзешчәннәре Тройсын бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтте.

“Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу чараны яшь буынга гоеф-гадәтләрне җиткерү һәм саклау йөзеннән әзерләде. Чарада мәдәният йорты каршында эшләп килгән һәвәскәрләр берләшмәләренә йөрүчеләр һәм авыл кешеләре катнашты. Әлбәттә, бүген коронавирус таралу вазгыяте белән бәйле рәвештә куркынычсызлык чаралары да күрелде. Ә бит милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезне сәхнәгә чыгару, аларда балалар да катнашу яшь буынны аларны белеп үсүгә, мәдәниятебезнең югалмавына китерә”, -ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова.

 


Чарада Тройсын бәйрәме тарихы, йолалары турында сөйләделәр. Бәйрәм җырлый-җырлый залга яшь каен алып керү белән башланып китте.

Югарыбагражлыларга гына хас булган авылның престол Тройсын бәйрәме каен әйләнәсенә түгәрәккә басып, бары тик Югары Багражда гына җырлана торган "Тройсын” җыры белән дәвам итте. "Кашыкка салып йотарлык" керәшен кызларының җитез биюләре, Тройсынга атка утырып килгән Мамадыш керәшеннәре, җырлый-җырлый килеп кергән Зәйнең “Җиләк” фольклор ансамбле бәйрәмне җанландырып җибәрделәр. Тамаша җыр-биюләр, шигырь, такмаклар, шаян сүзләр белән үрелеп барды.

Фотолар Югары Баграж мәдәният йортыннан.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев