Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк керәшеннәрнең берләшү урыны булачак

4 сентябрь көнне Министрлар Кабинетының “Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк” дәүләт бюджет учреждениесен төзү" турындагы Карары чыкты.

Мәдәни үзәк “күпмилләтле Татарстан Республикасының бердәмлеген саклау һәм ныгыту, керәшеннәрнең милли үзенчәлеген, борынгы мәдәни-тарихи яшәү мохитен саклау, торгызу һәм саклап калу хокукларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү” максаты белән булдырыла.

Казан шәһәре, Худяков урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әлегә рәсми рәвештә ачылмады, әмма инде узган елның декабрендә объект файдалануга тапшырылды.

Үзәк юкка гына Яков Емельянович Емельянов исемен алмады. Керәшеннәр аны үз итеп, яратып Җырчы Җәкәү дип атый. Ул беренче керәшен шагыйре, агартучысы, ике шигъри җыентыкның авторы. Керәшен мәдәниятен булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш керткән зат. Аның әдәби мирасы, зур булмаса да, бөтен халык өчен олы кыйммәткә ия.

Мәдәни үзәк барлык керәшеннәрнең берләшү урыны булачак. Учреждениедә тантаналы чаралар уздыру өчен кирәкле конференц-зал, хореография залы, тавыш яздыру студиясе, түгәрәкләр эше өчен бүлмәләр бар.

Хәзерге вакытта учреждениедә “Муйтумар” фольклор-этнография студиясе эшли, анда Идел буе төрки һәм фин-угор халыкларының этник төркемнәренең борынгы җырларын җырларга, музыка коралларында уйнарга өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев