Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Василий Иванов - "тракторист-профи". Яки ничек итеп Инстаграмда танылып була?

Интернет дөньясында танылып килүче керәшен блогерлары белән таныштыруны дәвам итәбез

Бүгенге героебыз Интернетта үзен “тракторист-профи” дип йөртүче Василий Иванов. Блогер диеп хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Технология алга киткән заманада һәрбер унынчы кеше блогер була ала. Моның да үз таләпләре бар. Бик теләп блогер эшен алып барсаң да, кызыклы постлар ясый алсаң да, бу өлкәдә уңышка ирешә алмаска мөмкинсең. Кайчак бу эш зур финанс чыгымнары, кеше тарафыннан тырышлык һәм зур түземлек таләп итә. Күпләр фикеренчә, аккаунт халык арасында танылу өчен нинди дә булса эчтәлеккә ия булырга тиеш. Интернетта бу эчтәлекне “контент” дип атыйлар. Кемнедер спорт кызыксындыра, кемнедер матурлык серләре, кемдер укырга ярата, ә кемгәдер дөнья буенча сәяхәт итү ошый. Әлеге темалар буенча блогерлар үзләренә подписчик җыя да инде. Үзеңнең яраткан эшеңне тамашачыга яхшы һәм “тәмле” итеп бирә белсәң, меңләгән подписчик синеке дигән сүз. Йөрәктән йөрәккә дип әйтәләрме әле? Блогер эшчәнлеге дә нәкъ шушы принцип буенча бара. Ә Василий блогер буларак нәрсә белән танылган дип уйлыйсыз? Ул подписчикларына үзенең профессиясе, авыл тормышы, үзе эшләгән Вахитов исемендәге хуҗалыкның эшчәнлеге, хезмәттәшләре, тракторлары турында сөйләп үзенчәлекле контентын булдырган. Басуга тирес түгәргә чыкса да, җир сөрсә дә, ватылып ремонтка туктаса да, Василий, видеога төшереп, аңлатма бирә. Бер язмасында бензин бәяләренең үсүеннән дә зарланып алды. Берәүләр кызык итеп караса, икенчеләре аның белән килешә, хуплый. Аның гади видеолары көнгә меңнән артык караучылар саны җыя. Подписчиклар саны да гаҗәпләндерә. Василийга 11 меңнән артык кеше язылган. Менә сиңа аудитория! Әле бу саннар газета сезнең кулга барып җиткәнче күпкә артып китәргә дә мөмкин. Чөнки аның подписчиклар саны көндә арта бара. Әх, газета подпискасы болай барса иде!

Василий тумышы белән Кукмара районы Село Чура авылыннан. Бүгенге көндә дә ул гаиләсе белән туган авылында яши. Тормыш иптәше Алиса белән Сергей һәм Ангелина исемле ике бала тәрбиялиләр.

Аккаунтының тиз арада зур аудитория җыюына Василий “Мин барысын да ничек бар, шулай бирәм. Бәлки, шул гадилегем дә кешеләрне җәлеп итәдер”, дип әйтә. Чыннан да, барлык видеолары да гади авыл тормышын тасвирлый. Халык та ярата. “Булдырасың, Василий!” “Чиста йолдыз!” - дип көн дә комментарийлар калдыралар.

Инстаграм белән Василийны тормыш иптәше Алиса таныштырган. “2018 елның язында Алиса миңа Инстаграмда шәхси битемне ачты. Шуннан бирле видеолар кертә башладым”, дип сөйли ул. Ирне ир иткәндә – хатын, хур иткәндә – хатын, дип юкка гына әйтмиләр бит. Яхшы хатын, уңышка таба ярты юл шул ул.

Аккаунт танылу алгач, Василийга төрле массакүләм мәгълүмат чаралары да игътибар итә башлаган. Күптән түгел ул “Манзара”, аннан соң “Туган җир” тапшыруларының герое булды.

Василийга эшендә зур уңышлар, подписчиклар санының тагын да артуын телибез!

Василий Иванов турында видеоязманы 19.39 минуттан карарга була.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев