Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле кабаттан кастинг уздыра

Кастингка 5-12 яшьлек балалар чакырыла.

5 сентябрь 15.00 сәгатьтә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Худяков урамы, 11) "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбленә кастинг узачак. 

Кастингта һәр балага уен коралында уйнап, биеп яки җырлап, үзенең сәләтен күрсәтергә кирәк булачак. Жюри членнары катнашучыларны ритмны тоемлау, җыр-моңга осталыгы буенча бәяләп, үзләренең киңәшләрен дә бирәчәкләр. Сайлап алу этабын уңышлы узучыларны "Тумар" ансамбле составына алачаклар.

"Тумар"да балаларны төрле халык уен коралларында уйнарга, җырларга һәм үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәтәчәкләр. Ансамбль һәрдаим Үзәкнең иҗади тормышына тартыла, шулай ук, төбәкара һәм халыкара фестиваль, бәйгеләрдә актив катнаша, фольклор концертларда һәм чараларда чыгыш ясый.

"Тумар" вокаль-инструменталь ансамбленең җитәкчесе - Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка бүлеге доценты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров.

Тулы мәгълүмат һәм сораулар буенча түбәндәге телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (906) 385-52-17.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев