Рөстәм Миңнеханов: "Питрау – гасырлар дәвамында традицияләргә тугрылык, ата-бабалар мәдәниятенә һәм дин-иманына олы хөрмәт күрсәтү үрнәге"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керәшеннәрне Питрау бәйрәме белән котлады
Кадерле дуслар!
Сезне үзенчәлекле, күңелле милли бәйрәм – Питрау уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Берничә дистә ел элек кунакчыл Мамадыш якларында элеккеге бар ямен саклап яңадан тергезелгән Питрау хәзер – күпмилләтле, дус-тату республикабызда ел саен уздырыла торган мәшһүр мәдәни тантана.
Аның “чәчәк бәйрәме” дигән матур исеме һәм кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Керәшеннәрнең аеруча олылаган изгеләре – апостоллар Петр белән Павел истәлегенә багышланган, риваятьләргә нигезләнгән бу бәйрәм, күптән инде чиркәү календарендәге вакыйга кысаларыннан чыгып, Татарстан халкының уртак мәдәни хәзинәсенә әйләнде.
Питрау – гасырлар дәвамында традицияләргә тугрылык, ата-бабалар мәдәниятенә һәм дин-иманына олы хөрмәт күрсәтү үрнәге. Аны халыкка кайтаруда зур роль уйнаган Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы җитәкчелеге белән бәрәкәтле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бәйрәм хәзер гүзәл табигатьле Җөри авылында һәр елны гөрләп уза.
Быел онлайн-форматта үткәрелә торган Питрау үзенә генә хас аһәңен һәм якты рухын саклап калу өстенә, программасын һәм мәйданын тагын да киңәйтер, тагын да күбрәк халыкны җәлеп итәр дип ышанам.
Керәшен авылларында борынгы күркәм йола – Питрауда төн ката “кояшны сагалау”, бергәләп таң аттыру, яңа көнне каршылау гадәте бар. Шул рәвешчә, дуслык кояшы да, яшәү дәрте өстәп, һәрчак күгебездә балкысын!
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим! - диелә котлауда.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 14:21В музее села Париж прошел субботник в рамках благоустройства территории Сотрудники музея скосили траву, которая быстро разрослась после проливных майских дождей3600
-
27 май 2022 - 14:16В Дуртмунчинском сельском поселении посетили на дому старожил деревни Зычебаш, сел Дурт-Мунча и Кабан-Бастрык Мероприятие призвано обратить внимание к людям, чье детство выпало на военное и послевоенное время3400
-
27 май 2022 - 13:49Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте4400
-
27 май 2022 - 13:38Комик Геннадий Акатьев выступил на стендапе в Йошкар-Оле Он является резидентом Stand Up Club Kazan и резидентом татарского Stand Up «Стендапханэ» на ТНВ4400
-
27 май 2022 - 10:55В этнолагере «Айбагыр» открылся дополнительный набор заявок Заявку необходимо отправить до 1 июня7000
-
27 май 2022 - 10:37Юлия Макарова: "Бәйрәм күңелдә калырлык үтте" Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады8800
-
27 май 2022 - 10:23Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә соңгы кыңгырау Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына йөрәк түрендә кадерләп йөртми икән6800
-
27 май 2022 - 09:40Чөгә балыгы үрчиячәк Идел көне уңаеннан, Казан шәһәрендә Идел елгасына 3 мең вак чөгә балыгы (стерлядь) җибәргәннәр5300
-
27 май 2022 - 09:35На территории майора Гаврилова прошли военно-полевые сборы учеников Пестречинского района По завершению сборов все участники посетили музей, где им рассказали о жизни и подвиге майора Гаврилова и показали музейные экспонаты6900
-
27 май 2022 - 07:37Cыерның яшен ничек белергә? Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр6500
-
26 май 2022 - 15:41“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала16500
-
26 май 2022 - 12:33“Туганайлар” газетасының 26 майда чыккан санына анонс Май аеның икенче санына №10 (470) кыскача күзәтү:15600
-
26 май 2022 - 12:08В поселке Татарстан прошла «Мин татарча сойлэшэм!» («Я говорю по-татарски!») акция, посвященная Году культурного наследия народов России Целью мероприятия являлось привлечение населения к общению на татарском языке13200
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 май 2022 - 11:39Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел15 ел элек, 27 майда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы үзенең беренче оештыру конференциясен уздырды9000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55300
-
24 май 2022 - 08:29Наратасты авылында яшәүче Карповлар оранжерея ясаганнар Наратасты авылында гомер кичерүче Галина һәм Михаил Карповлар яшәгән йортларында оранжерея ясаганнар26500
-
24 май 2022 - 13:37Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән24700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика