Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрауга – җола буенча” флешмобы старт алды

Керәшеннәр өчен чыга торган “Туганайлар” газетасы, милли киемне саклау, пропагандалау максатында, “Питрауга – җола буенча” дип исемләнгән флешмоб игълан итә

2020 елда Республика күләмендә уздырыла торган “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәме онлайн форматта үтәчәк. Җиде көн – Питрау атнасы дәвамында керәшен халкы, дөньясы, мәдәнияте төрле онлайн мәйданнарда күрсәтеләчәк.

Шул уңайдан, керәшеннәр өчен чыга торган “Туганайлар” газетасы, милли киемне саклау, пропагандалау максатында, “Питрауга – җола буенча” дип исемләнгән флешмоб игълан итә. Аны корреспондентыбыз Милена Новикова башлап җибәрде.

Бу флешмобта һәрбер керәшеннең катнашуын көтеп калабыз.  Коронавирус таралуны кисәтү максатында, олы җыенга җыела алмасак та, онлайн форматта берләшик!

“Питрауга – җола буенча” флешмобында катнашу өчен:

- Керәшен киеме, керәшен бизәге, элементы кергән милли киемнәребездә фотога төшәргә;

- Фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә #питрау2020  #туганайлар #керэшенкиеме #одеждакряшен  #онлайнпитрау #туганайларпитрауда хештеглары белән урнаштырырга кирәк;

- Питрау рухы һәрбер керәшен җортында булсын!, - дип өстәп куйсагыз да була.

Иң матур, кызыклы фото авторлары “Туганайлар” газетасы битләрендә басылып чыгарга мөмкин.

Бергә булыйк, карендәшләр!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев