Хәбәрләр

Мәләкәстә яшәүче Александра Ванифатова 11 яшеннән ипи пешерә (видео)

Балачагында аны бу эшкә әнисе өйрәткән.

Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Александра Ванифатова колмактан ипи пешерә (чүпрәсез). 

– Балачактан, 11 яшемнән, әнием өйрәткәнчә, колмактан ипи пешерәм. Колмакны җыеп, киптереп, чүпрәк капчыкларга салып, кышка әзерли идек. Аннан, пешерергә кирәк булганда, чамалап, колмакны суда кайнатабыз, – дип сөйли ул "Акчарлак" газетасы корреспондентларына. 

Ипине ул сатмый. Бары тик күчтәнәчкә, туй табыннарына, туганнарына алып бара. 

Видео: Акчарлак


Нет комментариев