Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Керәшеннәрдә Рождествога вак шишаралар пешерү йоласы бар

Керәшеннәр Ходаебыз Иисус Христосның Туым бәйрәменә ураза тотып, чистарынып, мунчалар ягып, тәмле ризыклар пешереп әзерләнә.

6 январь – уразаның соңгы көне – Сочельник. Ул "сочиво" сүзеннән ясалган. Сочиво – ул дөге, йөзем һәм балдан ясалган ураза ризыгы. 6 январь,  кичен чиркәүдән келәүдән кайтканнан соң, сочиво белән авыз ачалар. Шуңа күрә, 6 январь – Рождество сочельнигы дип атала. Шулай ук, Качману бәйрәме алдыннан да, 18 январь көнне, Качману Сочельнигын билгеләп үтәләр.
Керәшеннәрдә сочиво, кутья пешерү йоласы бик аз күзәтелә.

Өлкән буын карендәшләребез Рождествоны Авыз ачкан көн дип тә атый.
7 январь көнне иртән иртүк, йортларга кереп, балалар славут әйткән. Славут сүзе "славить" дигәннән ясалган. Балалар Ходайны, йорт хужаларын данлап җырлап йөргәннәр. Еллар имин, уңышлар мул булсын дип тә теләгәннәр.

Йорт хуҗалары балаларга тиен акчалар, күчтәнәчләр, вак шишаралар өләшкәннәр. Бу –  электән үк калган йола.  Кышның шушы вакытында борынгы бабаларыбыз Кояш тууын – Нардуганны билгеләп үткән. Түгәрәк, вак шишаралар да Кояшны символлаштыра.  Соңрак, карендәшләребез борынгы йолаларны Чиркәү бәйрәмнәренә бәйләп үткәрә башлый.

Шишараларны су, тоз, оннан ясап, пичтә майсыз табада куыртып ала торган булганнар. Аларны кесәгә тутырып, рәхәтләнеп кетердәтеп ашап йөргәннәр. 

Славут әйтү йоласы кайбер керәшен авылларында яңадан кайта башлады.

Славут җырыулары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юлия бик зур рэхмэт узенэ ,кирэкле бар мэгьлумэтне язып ,анлатып барасын .Ходай сэлэмэтлеклэребезне , гомерлэребезне бирсен.Доньябыз тыныч ,кук йозебез аяз булсын !!! Алга таба да бу эшенне дэвам итэ кур инде