Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанның 187-нче күппрофильле лицее укучылары этник фестивальдә керәшеннәрнең мәдәниятен күрсәткәннәр

Укучылар Татарстанда яшәүче 22 милләтнең мәдәниятен, йолаларын, ризыкларын тәкъдим иткәннәр

16 ноябрь көнне Казанның 187-нче күппрофильле лицеенда, Татарстандагы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, этник фестиваль оештырганнар. Шунда укучылар Татарстанда яшәүче 22 милләтнең мәдәниятен, йолаларын һәм ризыкларын күрсәткәннәр.

Керәшеннәрне Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан Казанга күченеп килгән, шушы лицейда туган тел һәм әдәбият укытучысы Ләйсән Абакаеваның укучылары тәкъдим иткән. Балалар Олы Шүрнәк авылы керәшеннәренең йолаларын, мәдәниятен күрсәткәннәр.

Укучыларны өч номинация буенча бүләкләгәннәр:

  • халык киеме;
  • халык традицияләре;
  • халык ризыгы.

Әлеге лицейда "Заман" керәшен балалар ансамбле дә эшли. Аны Ләйсән Абакаева җитәкли.

Фото: Ләйсән Абакаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев