Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров карендәшләрне Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлый

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров карендәшләрен Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле карендәшләрем!

Вакыйгаларга, хис-кичерешләргә бай булган тагын бер елыбыз ахырына якынлашты. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булган 2021 елда, башка милләтләр белән беррәттән, безнең керәшеннәр дә үзләренең борынгыдан килгән йолаларын, гадәтләрен, этник культура үзенчәлеген саклап, аларны яшь буынга җиткерү буенча шактый эш башкардылар. Керәшеннәрнең фольклорын өйрәнүгә, туплауга һәм сәнгать югарылыгына җиткерүдә роле зур булган фестивальләрне, конкурсларны, бәйрәмнәрне киң колач белән үткәрдек. Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы буларак игълан ителгән 2022 елда да бу эшләр дәвам итәр дип өметләнәм. Туган телебезне саклау да көн үзәгендәге проблемаларның берсе булды һәм ул яңа елда да үз мөһимлеген югалтмаячак.

Барыгызны да Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телим.

Иван ЕГОРОВ,

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев