Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: «Николай Иванович керәшеннәрне гел якты яктан гына күрсәтергә тырышты, киңәшчебез иде»

Шушы минутларда Камал театрында Николай Дунаев белән хушлашу бара.

Камал театры бинасына Татарстанның халык артисты Николай Дунаевның якыннары, туганнары, сәхнәдәшләре, иҗатын сөючеләре җыелды.

Соңгы юлга озатуның рәсми өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Марат Әхмәтов сүз әйтте:

Хөрмәтле милләтттәшләр, Камал театры сәхнәсендә тагын бер якты йолдыз сүнде. Николай Дунавены тугрылыклы тамашачылары, театры бик озын-озак сагынып, юксынып яшәр. Ул – 60нчы елларда татар театрына яшь дулкын булып кергән шәхесләребезнең берсе. 60 ел дәвамында күренекле һәм талантлы актер буларак татар театры тарихын язды. Аны рольләр башкаручы дип кенә әйтү аз, чөнки ул образлары белән бергә яшәде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән дә туганнарының, монда җыелган барыгызның кайгысын уртаклашам.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев керәшен иҗтимагый җәмәгатьчелек исеменнән сүз әйтте.

Без Николай Ивановичны хөрмәт иттек. Керәшеннәргә килгәндә дә, ул безне гел якты яктан гына күрсәтергә тырышты.  Берәр хәл була калса, хатыны Татьяна Григорьевна белән дә керәшен оешмасына килеп, бөтен кешене тынычландыра, киңәш биреп, дөрес юл күрсәтә белә иде. Ул җитди дә, бераз кырыс та. Ялагайланган кешеләрне яратмады. Тормышының ачысын-төчесен белгән шәхес. Урыны оҗмахта булсын, – диде ул.

Николай Ивановичның хатыны Татьяна Дунаева да биредә:

Николай Иванович Дунаев халкыбызның йөзек кашы булган татар академия театрында эшләве белән горурлана иде. Ул шушы театрда эшләгән шәхесләрне, хәзер эшләүчеләрне хөрмәт итте, һәм театрның якты киләчәгенә дә бик ышанып яшәде. Тормышта яратам дип, сөйли торган кеше булмаса да, туганнарны, театрдагы барлык хезмәткәрләрне, драматургларны, оештыручыларны ярата иде.  Аның күңелендәге ярату бөтен кешегә кагыла иде, – диде ул.

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев данлыклы “щепкинчылар” исеменнән чыгыш ясады:

Камал театрының зур гаиләсе эчендә 62 ел инде "щепкинчылар"ның кече гаиләсе яши. Бу буын вәкилләре – Татарстан гына түгел, Россиядә танылган артистлар. Без шактый нык гомерле булып чыктык. Әле шушы яшьтә дә күбебез исән, театрда эшләп ятабыз. Бүген иң озын гомерле булыр дигән Дунаебызны озатабыз. Авыргач, борчылдык. Инде китте дигәч, минем күңел тынычланып калды, чөнки котылгысыз хәл, берни эшләп тә булмый. Эшен җиренә җиткереп эшләде, иҗат итте, ул чибәр дә иде - кыяфәте дә, эчке дөняьсы да. Бәхил бул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев