Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаровның “Яңгыра, керәшен җыры” китабының презентациясе булды - фото, видео

Әлеге китапның керәшен орфографиясендә әзерләнгән вариантын интернеттан алырга була

25 январьда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Геннадий Макаровның күптән түгел нәшер ителгән “Яңгыра, керәшен җыры” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. 
Бу китап һәр керәшен кешесе, музыка белгечләре, фольклор  ансамбль җитәкчеләре өчен көтеп алынган файдалы тупланма. Аңа нота һәм сүзләре белән, барлыгы 81 керәшен җыры кергән. Алар барысы да халык бәйрәмнәренә, тарихи йолаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Ул “Туым җондозы”, “Бәрмәнчек бакчасы” кебек фестивальләрне әзерләгәндә, аеруча кирәкле ярдәмлек булыр дип күздә тотыла.
Әлеге китапта урнаштырылган көйләрнең географиясе дә киң: анда Татарстандагы 300ләп авылда, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә һәм Башкортстанда төпләнеп көн күрүче керәшеннәргә хас халык җырлары бастырылып чыгарылган. 
Автор әйткәнчә, җыентык баштарак, керәшен орфографиясе материаллары нигезендә әзерләрләнеп бастырылырга тиеш булган. Тик барлык кешегә дә аңлаешлы булсын өчен, татар телен сайлаганнар. Керәшен орфографиясендә әлеге китапны интернеттан табып була. 
“Татарстанның музыка мәктәпләрендә керәшен фольклор ансамбле юк. Бу аларның теләмәвеннән түгел, ә информацион база, дәреслекләр җитмәүдән. Китап безнең бу мәсьәләне чишүдә беренче адым булыр дип өметләнәбез”, – ди Геннадий Макаров.
Кичәне "Балтырган", “Казансу”, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбльләре чыгышлары җанландырып җибәрде. 


Фрида Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев