Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: «Кушаматлар аша нәсел тарихын өйрәнеп була»

Кушаматларның кайсыларыдыр элекке ыру исеме белән бәйле, ә кайберләре теге яки бу кешенең үзенә генә хас сыйфатларыннан килеп чыккан.

Миңа калса, керәшеннәрдәге кушаматларның аерым бер сүзлеген төзерлек кызыклы материал табып булыр иде. Шулай ук, ыру тамгаларын туплап, аерым бер фәнни хезмәт бастырып чыгару да тарихыбыз өчен кирәк, дип уйлыйм.

Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Бу урында мисалга үземне китерәм. Әни ягыннан без – Тукраннар. Тукран, диләр икән инде, кемнәр булуы билгеле.

Менә тагын бер мисал, әйтик, Бүре Гөрие дисәләр, авылда сүзнең кемнәр турында барганын аңлап торалар. Бу нәсел кешеләренә Бүре кушаматының тагылу тарихы да бар. Имеш, бер кеше урманда бүре күреп, шуны атып авылга алып кайткан. Тәҗрибәле кешеләр моны караганнар да: “Бу бит бүре түгел, ә эт”, – дигәннәр. Шуннан моңарга Бүре кушаматы ябышып калган.

Керәшендә Куянов, Ипеев, Шалканов  кебек, кушаматтан ясалган фамилияләр дә күп. Бер нәселдән чыккан Ипеевләр һәм Квасовлар (Куәсләр) бар. Дөресен әйткәндә, кушаматларны махсус өйрәнгәнем булмады. Әмма, барыбер, халыктагы бу күренеш күңелдә кызыксыну уята һәм өйрәнү өчен дә бик кызыклы тема. Керәшеннәр арасында башка милләт исемен кушып ясалган кушаматлар да таралган. Мәсәлән, Кыргыз Зоясы. Кызыксына башласаң, аларның нәселләрендә, чынлап та, кыргызлар булганы ачыклана. 

Төрек Мишасы белән хәл башкачарак. Анысының бабасының бабасы төрек сугышында катнашкан. Кайткач, ул гел шул төрек сугышы турында сөйли торган булган. Шуннан соң, аларның барысын да төрекләр дип атый башлаганнар.

Аннан, керәшендә Казаковлар фамилиясе бар. Алары казак сословиесендә булганнар. Һәрбер кушаматның, фамилиянең үзенең бер тарихы бар. Черкасовлар бар, мәсәлән, керәшендә. Аның да үз тарихы, чөнки черкас шул ук казаклар белән бәйле. Черкассы, Новочеркасск шәһәрләрен мисалга китерергә була.

Кушаматлар керәшен тарихының зур бер өлеше,  алар аша нәсел тарихын өйрәнеп була. Үз галимнәребез моны күз уңында тотарлар, дип өметләнәм.

Геннадий Макаров, сәнгать фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев