Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чуриннар гаиләсе Президент янында булдылар

“Прием”га 48 гаилә килгән иде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, хатыны Гөлсинә ханым белән бергәләп, күптәнге традиция буенча, республикабыздагы иң үрнәк гаиләләр белән очраштылар. Быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган иде.

Казан Кремленә, Миңнехановлар янына, урысчалап әйткәндә, “прием”га килгән 48 гаилә арасында Чистай районының Югары Кондрата авылында яшәүче карендәшләребез Чуриннар да бар иде.

Гаилә башлыгы Иван Петрович – авыл хуҗалыгы тармагына гомеренең 40 елын багышлаган җитәкче. Лаеклы ялга киткәнче, ул ике дистә елга якын Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләгән.

Ә хатыны Светлана Алексеевна хезмәт юлын колхоз бухгалтеры вазифасыннан башлап, озак еллар дәвамында авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булган. Халык санын алудагы хезмәте өчен ул, медаль һәм, шулай ук, күпсанлы  грамоталар белән бүләкләнгән.

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев