Бессмертный полк. Кряшены. Храмов Михаил Прокопьевич (1927-1998)
Әбиемнең дәдәсе Храмов Михаил Прокопьевич 1927 елның 12 ноябрендә Тукай районы Борды авылында туа. 12 яшьтән колхоз эшендә эшли башлый
1944 елда 17 яшьтән Ватанны сакларга, илне фашистлардан азат итәргә китә. Латвия кырларында сугыша. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Җиңүне Германиядә каршылый. Сугыштан соң тагы 5 ел хезмәт итә. 1950 елны туган нигезенә кайта. Авылда озак тормый, Чиләбе якларына эшкә китә. Өйләнә. Семьясы белән Крулое Поле станциясенә кайтып төпләнә. Җиңги белән 3 бала тәрбиялиләр. 1998 елның 22 апрелендә гур иясе була.
Безгә шундый тормыш өчен көрәшкән дәдәбезгә баш иябез. Мәңге күңелебездә сакларбыз.
Елена Адамова, Яр Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев