Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җазыклы Давид җырулары

“Псалтирь” сүзенең этимологиясенә килгәндә, ул грекларның псалтерий дип аталган кыллы музыка уен коралыннан алынган дигән мәгълүмат бар. Әлеге уен коралының русча аналогы – гөслә. Псаломнарны Давид патша җырулары дип тә атыйлар

Иске Законның иң яхшы кенәгәсе

Давид – Израилнең, Саулдан кала, икенче патшасы, Вефлеемнан булган Иессеяның кече улы. Безнең эрага кадәр, 1015 елда туып 965 елда үлгән. Библия китабы буенча, ул 40 ел буе хакимлек иткән. Аның 6 ел 7 аен – Иудеяда (башкаласы – Хеврон), ә 33 ел берләштерелгән Израил һәм Иудея патшалыгында (башкаласы – Иерусалим) патша булган. Иерусалимны дини паломничество үзәге итүче дип санала. Давид Ходайдан курыккан, патшалык белән зирәк һәм гадел хакимлек иткән.

Шулай да, Давидның җазыклары да була. Давид Вирсавия исемле кияүдәге хатынга гашыйк була. Аның ирен, исән калмас, дигән уй белән сугышка җибәрә (ул шунда үлә), Вирсавияны үз хатыны итә. Давид баласы туар алдыннан гына зур җазык кылганын аңлый. “Хатыныңның элекке ирен үтертеп син зур җазык кылдың. Ходай синең җазыгыңны кичергән, син үлмәссең, ләкин туачак улың үләр”, – дигән аңа Нафан пагамбәр. Давид Ходайдан күпме генә сораса да, туып, 7 көн узгач улы үлә.

Җазыгы бик зур була Давидның, ләкин ул нык тәүбә итә, Ходайдан сорый. Шул вакытта ул “Эй, Алла Узенен оло изгелегеннян мине жарлыка, Узеннен кюб рахименнян жазыгымны ярчеб бетер...” дип башланган тәүбә итү иман-җыруын – 50нче Псаломны яза.

Ходай Давидка, җараулы булганы өчен, нык булыша. Давид патшаның храм төзисе килә. Ләкин аңа Ходай: “Син храм төземәячәксең, чөнки бик күп сугыштың,
кан койдың. Храмны, синнән соң, улың төзер”, – ди. Шулай ук, Ходай аңа: “Синең исемең мәңгелек”, ди. Бу җиргә киләчәк Коткаручы – Давид нәселеннән дигәнне аңлата. Иисус Христосны бик еш Давидның улы дип тә атыйлар.

Давид, гөсләдә һәм башка уен коралларында уйнап, бик күп изге җырулар, яки псаломнар иҗат итә. Ул җырулар Ходайга җараулы булып яшәү; җазыкларның кичерелүен сорап тәүбә итү; булганына, булмаганына шөкер итү турында. Давидны псаломнар язучы пагамбәр дип атыйлар.

Псаломнарны чиркәүдә келәүдә укыйлар, шулай ук аларны өйдә дә укырга кирәк. Барлык псаломнар җыелган кенәгә Псалтирь дип атала. Псалтирь – Иске Законның (Ветхий Завет) иң яхшы кенәгәсе. Бик күп христиан иманнары псалом сүзләре белән язылган.

Давид бик картаеп үлә. Исән вакытта ук улы Соломонны үзенең дәвамчысы итеп билгели. Үләр алдыннан Давид улына храм төзергә кушып, васыять әйтеп калдыра.

150 псалом – җан тынычлыгы өчен

Псаломнарны уку, җырлау җанны яхшырта; пәриштәләрне булышырга чакырып китерә, җеннәрне куып җибәрә, караңгылыкны тарата, арыулыкны арттыра, җазыклы кешенең акылын яхшыга авыштыра, җазыкларын әрчи. Псалтирь уку – хәер бирү белән тиң; Аллага ышануны, Аңар өмет тотулыкны, Аны сөюлекне арттыра, кояш яктырткандай кешене яктырта, су тазарткандай тазарта. Псалтирь Алланы белдерә, тән нәпесен басылдыра Ходай изгелеген әйтеп, кайгылыны сөендерә, ачуны сүрелдерә, ярсулыкны, яманлыкны басылдыра.

Александрия каласында торган Изге Афанасий фикеренчә, һәр псаломны үз багытында уку файдалы.

Берәүне мактыйсың килсә – 1, 30, 41, 112, 127, 128нче псаломнарны укы.

Кысанлыкта, тарлыкта торган чакта – 3, 19, 124, 25, 34, 42, 26 ,27, 38, 61, 76, 139.

Яманнар, явызлар усаллык иткәндә – 5, 7, 10, 26.

Ходайның ачуы килеп, каза җибәрәсе итсә – 6, 37, 43.

Усаллык күбәеп, халык азганны күрсәң – 11.

Кешене Алла йөртүе – 13, 52, 99.

Күк патшалыгын алыр өчен – 14, 83.

Карышучылар күбәйгән чакта – 16, 85, 88, 140.

Алланың безнең өчен сагышлануын мактау – 18, 22, 23, 64, 90, 102-3.

Җаныңны әйбәтләр өчен – 29, 126.

Христос дине өчен тарлык күргән чакта – 30, 41.

Кеше булмышыннан җазыкланмый, әмма үз-үзеннән җазыклана – 35.

Түзүнең файдасы – 39.

Изгелек итүне мактау – 40.

Үкенеп, тәүбәгә килгәндә – 50, (70, 74, 91, 104, 105, 106), 136.

Әләк булган чакта – 51, 53, 54 -5.

Хәтәрдән котылган чакта – 56, 141.

Буш кырда чакта Ходайны искә алу – 62.

Дошманлык итүчеләрнең булдыра алмаганлыгы – 63, 67, 69, 70.

Ходайдан изгелек теләү – 66.

Бозыкларның бай торганына кызыкмас өчен – 72.

Дошманнар Алла өен кадерсезләгәндә – 78, 82.

Бәйрәмнәрдә халыкның Ходайны мактавы – 80 – 4.

Җирне дошманнардан котылдырганнан соң – 96.

Ярлы торганда – 101.

Ходайны мактый торган псалом – 95, 97, 112, 116, 134, 145, 150.

Сорау псаломнары – 5, 140 – 2, 145.

Дошманнарга каршы торасы чакта – 104.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев