Керәшеннәрнең җараткан җыруларының берсе
Җырла, җырла, дисез сез, мин җырлыймын.
Берне генә түгел, ай, икене.
Ай-һай, тихо гуляй, мой милай,
Җалан бергә җөрсәк иде шушылай.
Җырламас идем сезгә мин икене,
Сез дусларым бигерәк сөйкемле.
Ай-һай, тихо гуляй, мой милай,
Җалан бергә җөрсәк иде шушылай.
Дөбер генә шатыр һай, без киләбез.
Җылкылдатып атның һай, дагасын.
Ай-һай, тихо гуляй, мой милай,
Җалан бергә җөрсәк иде шушылай.
Җырласак та узар һай, бу гомерләр.
Җырламасак та узар бу гомер.
Ай-һай, тихо гуляй, мой милай,
Җалан бергә җөрсәк иде шушылай.
Җырламас идем сезгә мин икене,
Сез дусларым бигерәк сөйкемле.
Нет комментариев