Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: “Яшьлекне тоеп кара”

Түбән Камада яшәп иҗат итүче карендәшебез Никифор Тукмачев шигыре.

Яшьләр ялгыша, димәгез,
Яшьләр түгел, яшьлек ул.
Адашмыйча барып кара—
Йөзләгән, меңләгән юл.

Башланмаган еллар — алда,
Вакланмаган дистәләр.
Ышанмагыз, хәзер яшьләр
Башкачарак, дисәләр.

Хыялыңда кире кайт та,
Яшьлекне тоеп кара,
Яшьлекне богаулап кара, 
Хисләрне тыеп кара.

Безгә җиңел, безнең бер юл,
Юк яңасын саласы.
Соңгы юлга тоташканчы
Барасы да, барасы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев