Людмила Аланлы: «Бу дөньяда бар нәрсә дә үз вакыты белән килә»
Җан җал иткәндә

Людмила Аланлы: «Бу дөньяда бар нәрсә дә үз вакыты белән килә»

Шагыйрә Людмила Аланлының шигырен тәкъдим итәбез.

...Бу дөньяда бар нәрсә дә
Үз вакыты белән килә:
Җиргә төшә сары яфрак
Үз урынын белеп кенә;
Карлар ява – һәр бөртеге
Җирнең битен үбеп кенә;
Кышлардан соң язлар килә,
Өмет гөлен үреп кенә;
Сулар ага иркен итеп,
Булса гына үзенең яры;
Сусыл булып җиләк пешә
Үз тавында гына бары;
Үз талында гына кошлар
Рәхәтләнеп сайрый ала...
Ямьләп Җирне туа бала –
Үз илендә бәхетен таба.
Шатлык, куанычлар килә
Үз вакыты җитеп кенә.
Әй син, Кеше!
Бәхетеңнең кадерен бел дә
Саклап гомер ит кенә!

Фото:Фото: pixabay

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Яхшы шигырь туган Людмила. Молодец!!! Исэнме генэ озынырак булган кебек.)