Җырны Татьяна Ефремова башкара.
"Кыз чеңнәтү" - "Кыз җылату" җырын Керәшен чибәре-2016, Халыкара "Жемчужина Мира-2018" матурлык бәйгесендә Мисс-Талант титуллары иясе, күпмилләтле "ZAKARIA" төркеме солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең этномузыкология бүлегендә укучы Татьяна Ефремова башкара. Әлеге җыр Татарстанның Теләче районы керәшеннәренең бер варианты. Ул беренче тапкыр "Туым Жондозы - 2020" сәхнәсендә яңгырады.
Нет комментариев