Чурабатыр җыры
Җан җал иткәндә

Чурабатыр җыры

Композитор Марс Макаров иҗат иткән җыр

Без утырткан ак каеннар

Җилпидер башкайларын.

Моңсуланып көзге җилдә

Коядыр яфракларын.

 

Чурабатыр, Чурабатыр!

Безне сагынып таңнар атыр...

Туган туфрак үзенә тартыр,

Авылыма алып кайтыр.

 

Балың кебек татлы булды

Синдә узган елларым.

Гармун моңына сарылып

Шытты йөрәк җырларым.

 

Каз бәбкәләре урамнарың, -

Әле дә яшел үләндә.

Туган җирләр тарта икән,

Гомер көзе килгәндә.

 

Сагышланам кайткан саен,

Торган йорт урынын күреп.

“Кызлар аланы”нда йөрим,

Күз яшьләремне түгеп.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев