Тауда чана шуабыз, Кар астына чумабыз,
Чумабыз да чыгабыз,
Таныйсызмы - карагыз!
Туңа битләр, уабыз,
Өс-башларны кагабыз,
Тау башыннан түбән таба
Кем ул очты - карагыз!
Эх, нигә килә соң бу төн?!
Гел булып торса соң көн!
Юк башкача чарабыз,
Өйгә таба чабабыз.
Нет комментариев