Александр Филиппов: “Көзгедәй елга өстендә бизәк сыза кыз-кыркын”
Җан җал иткәндә

Александр Филиппов: “Көзгедәй елга өстендә бизәк сыза кыз-кыркын”

Керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырырлык матур бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─ Нардуган бәйрәме.

Нардуган җыры

Сыкыллы кыш килеп җитте,

Сызгыртып чаналарын.

Мыек йөрткән егет-җилән

Кыз ягын чамалармы?

Чамаламый кая барсын.

Көткән туй чаралары.

Көзгедәй елга өстендә

Бизәк сыза кыз-кыркын.

Килсен дә күрсен егете,

Яр буеннан сызгырсын.

Мәхәббәтнең ялкыннары

Йөрәкләрен сыздырсын.

Кәмитчеләр кояш баткач

Нардуганны үз итә.

Сакал таккан малай-шалай

Матур кызларны көтә.

Өйдән-өйгә кереп йөри,

Татып карый табикмәк.

Шөлдерле туй атларында

Яшҗләр уза урамнан.

Һәр тарафта пар йөрәкләр – Чәчләр чәчкә уралган.

Берсе Идел-йорты егете,

Ә сылуы  – Уралдан.


Нет комментариев