Хуҗа Хәсәннән Мария Макарова: «Мине элгәреге гадәт буенча, урлап киттеләр»
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылына баргач, тормыш ачыларын күргән Мария Макарова белән танышып, аралашып кайттык.
Мария түти Хуҗа Хәсән авылында туып-үскән. Сигез класс тәмамлагач, Ашхабадта яшәүче апасы янына китә. Бер ел анда тегүчегә укып, ялга авылга кайта.
«Әниемнең яңадан анда җибәрәсе килмәде. Казанга барып эшкә урнаштым. Беренче май бәйрәмнәренә авылга, әни янына кайткан идем, мине элгәреге гадәт буенча, урлап киттеләр. Ерак та түгел, үз авылыбыздагы күрше егетенә. Михаил алдан дус егетләренә әйтеп куйган, ә мин берни белмим. Капка төбеннән күтәреп алдылар да кереп киттеләр. Тик, гомере кыска булды шул иремнең, уналты ел гына яшәдек. Әтисен югалтканнан соң, күп тә үтмәде, биш яшьлек улым да бу дөньядан китте. Ике баламны кочып тол калдым. Үзем колхоз фермасында бозаулар карадым, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдым, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөртәм. Балаларымның читкә китүен бик теләмәгән идем, шулай да каршы төшмәдем, киттеләр, шәһәрдә бик матур яшиләр. Кайтып йөриләр, ә мин каршы алам, озатып калам», — диде Мария түти уйчан гына.
Ул сарыклар, кәҗәләр, каз-үрдәк, тавыклар асрый, дәвалану өчен кирәк кешегә кәҗә сөтен бирә, «бик файдалы ул», ди. Чиркәүгә җәен күрше авылга сәпидтә генә йөри, кышын җәяү дә, машина белән дә баралар икән. Мария түти «Миләшкәем» коллективында җырлый. Аның тавышы матур, җыруларын тын да алмый тыңлап утырдык. Элгәреге йолаларны саклап, алар әле дә өмәгә җыелып, бергәләп каз-үрдәк эшкәртәләр, кәбестә тозлыйлар, бәйләп, тегеп (Хуҗа Хәсәндә тегү — ул чигү) тә утыралар. Анда алар уйнап-көлеп, биеп-җырлап алуныда онытмыйлар. Яшьләргә үзләре уйнап үскән «Сукыр тәкә», «Йолдыз күрсәтү», «Мыек ясау» уеннары турында сөйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев