Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Кая гына барсак та, Татарстаныбыз, Казаныбыз белән горурланам»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров «ТНВ» телеканалында уза торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Ул «Болгар» радиосына кунакка килгән, анда керәшен җыруы «Станок»ны башкарган.

Алып баручылар сүзләренчә, радиотыңлаучылар белән аралашкан вакытта, Вадим Захаров Татарстанның алга киткән, бердәм халыклы, күпмилләтле республика булуын әйткән. Горурлык белән, үз авылында 70 хуҗалыкка 40тан артык трактор булуын да искәртә.

«Мин горурланам, мин үземнең туган якны яратам. Кая гына барсак та, чит төбәккә чыксак та, Татарстаныбыз, Казаныбыз белән горурланам. Татарстанга, Казанга, туган авылларга читтән кунакларны, дусларны чакырырга оят түгел. Мин Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бәхетле», — дип сөйләде ул.

Вадим Захаров туры эфир барышында «Сезнең өчен генә яшим шушы Татарстанда» дип җырлап та алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев