Вадим Никитин: «Уртак тырышлык, җиңүгә һәм илебезнең якты киләчәгенә ышаныч халкыбызга көч бирә»
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинның Җөри авылында уздырылган Питрау бәйрәме белән котлавы.
Хөрмәтле райондашлар, карендәшләр, Мамадыш районы кунаклары!
Сезне республикакүләм Питрау бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Узган гасыр азагында районыбызның Җөри авылы бәйрәме буларак кына уздырыла башлаган Питрау бәйрәме өч дистә елга якын вакыт эчендә Татарстан күләмендәге керәшен культурасы фестиваленә әйләнде. Аны республика халкы гына түгел, хәзер инде бөтен Россиядә беләләр. Чит төбәкләрдән дә Питрауга киләләр — Мамадыш җирлегендәге Питрау бәйрәме елның-елында 50шәр мең кешене үзенә җыя. Алар керәшеннәрнең борынгыдан сакланып килгән һәм заманча төсмерләр белән яңартылган бай мирасын — уен-җыруларын, асыл йолаларын, матур гадәтләрен күреп, үзләре дә төрле мәйданчыкларны карап, уен һәм ярышларда катнашып, милли ризык белән сыйланып, таң атканчы бәйрәм итәләр.
Мамадыш җирендә 27нче мәртәбә оештырылачак Питрау бәйрәме Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, илдәге Ватанны саклаучылар елында үтә. Бәйрәмебездә керәшен фольклор ансамбльләренең, җырчыларның чыгышлары һәм төрле ярышлар, конкурслар белән бергә, паториотлык чагылышы буларак, сугыш тематикасы да аерым урын алып тора. Бөек Ватан сугышына безнең Мамадыш районыннан 16 меңнән артык кеше алынган, 9 меңнән артыгы яу кырында ятып калган. Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә дә 500дән артык якташыбыз ил бөтенлеген яклап, дошманга каршы тора. Мамадышлылар батыр якташларын онытмыйлар — волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашып, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Уртак тырышлык, җиңүгә һәм илебезнең якты киләчәгенә ышаныч халкыбызга көч бирә. Яшь буынны да шул рухта тәрбияләп, Ватанга тугрылыклы патриотлар итеп үстерүдә уртак максатлар, халык бәйрәмнәре — шул исәптән Питрау фестивале дә зур әһәмияткә ия.
Кунакчыл һәм күп милләтле Мамадыш районындагы республикакүләм XXVII «Питрау» керәшен культурасы фестивален яхшы кәеф, җыр-бию белән уздырыйк!
Питрау бәйрәме белән котлап, барыгызга да чын күңелдән ныклык сәламәтлек, күк йөзенең аяз булуын, гаилә иминлеге, муллык телим.
Фото: Пресс-служба главы Мамадышского района.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев