Укытучыларга 1 миллион сум акча бирергә мөмкиннәр
Дәүләт Думасында 10 елдан артык эшләгән укытучыларга 1 млн сум күләмендәге сертификатлар бирергә тәкъдим иттеләр.
Бу тәкъдим белән вице-спикер Борис Чернышов Хөкүмәт башлыгы урынбасары Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән.
Чернышов «укытучылар капиталы» дип аталган федераль программа булдырырга һәм аны гамәлгә кертергә тәкъдим итә. Әлеге инициатива нигезендә дәүләт яки муниципаль мәктәпләрдә тулы ставкага ун елдан да ким булмаган вакыт эшләгән укытучыларга 1 миллион сумлык сертификат биреләчәк. Бу акчаларны ипотека кредитын, ипотека буенча беренчел кертемне түләү, укытучыларга яки аларның балаларына белем бирү, шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен кулланырга мөмкин булачак. Чернышов фикеренчә, «укытучылар капиталы» мәктәпләргә яшь белгечләрне җәлеп итәчәк һәм тәҗрибәле педагогларның китүен киметәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев