Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым Жондозы-2026» фестиваленең гран-при ияләренә нинди бүләк каралган?

31 январь Татарстан халыклар дуслыгы йортында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты була.

Гала-концертта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар, егетләр чыгыш ясый.

«Туым жондозы» сәхнәсендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең һәм, шулай ук, танылган җырчыларның да чыгышларын күрергә мөмкин булачак. 

«Фестивальгә әзерләнү этабының финишина җиттек дисәң дә була. Бүләкләр, дипломнар әзер. Көнендә эшләнәсе эшләр генә калды. Билгеле, конкурста ярдәм итәргә дип волонтерлар да җыйдык. Алар үзебезнең керәшен активистлары. Кемдер сәхнә артында, кемдер коллектив белән ярдәм итә, билетлар өчен аерым бер җаваплы кеше. Катнашучыларны көтәбез, алар белән һәрвакыт элемтәдә. Җиңүчеләргә елдагыча акчалата бүләк, диплом һәм кубок каралган. Гран-при откан солистка — 50 мең, ә җиңүче коллективка 100 мең биреләчәк», — дип таныштырды конкурсның әзерлек этаплары белән Я. Емельянов исмендәге мәдәни үзәк белгече Илүзә Галиуллина.

 

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев