Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым Жондозы-2026» фестиваленең финалистлары билгеле

31 январь көнне 16 сәгатьтә Татарстан халыклар дуслыгы йортында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты була.

Әлеге конкурс Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Ул, гадәттә, ике елга бер уздырыла. Сайлап алу турлары Татарстанның 3 районнарында узды: Тукай районының Мәләкәс авылында; Казанның Халыклар дуслыгы йортында; Кукмара районының Село-Чура авылында. Һәр районда финалистларны билгеләделәр.

«Халык вокалы» номинациясе (соло)

  • Иванова Софья  (Кукмара районы)
  • Мукашева Альбина (Мамадыш районы)
  • Чебышева Виктория (Мамадыш районы)
  • Васильева Валерия (Түбән Кама районы) 
  • Шалаумова Яна (Менделеевс районы)
  • Матвеева Екатерина  (Кайбыч районы)
  • Андреев Богдан (Кукмара районы)
  • Трушова Арина (Мамадыш районы)
  • Феофанова Амелия  (Биектау районы) 

«Фольклор-эстрада вокалы» (соло)

  • Лаврентьев Кирилл  (Тукай районы)
  • Фадеев Артём  (Тукай районы)
  • Ишалина Адиля (Яр Чаллы)
  • Казанцев Андрей (Тукай районы)
  • Иванова Анастасия  (Казан)
  • Александрова Ксения (Менделеевский районы)

«Фольклор-этнографик ансамбль»

  • «Питрау» балалар фольклор коллективы (Тукай районы)
  • «Көмеш тәңкәләр» балалар фольклор ансамбле (Мамадышский районы)
  • «Бөрлегәнем» балалар коллективы (Кукмара районы)
  • «Жанакай» иҗат коллективы (Кукмора районы)
  • «Жиз кынгырау» фольклор ансамбле (Түбән Кама районы)
  •  «Cердәш» фольклор-этнографик коллектив (Кукмора районы)

«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль»

  • «Балтырган» фольклор ансамбле (Казан)
  • Рыцева Ксения һәм Рыцева Екатерина дуэты (Башкорстостан республикасы, Бакалы районы)
  • «Бишкяй» коллективы (Зәй районы)
  •  «Айбагыр» фольклор ансамбле (Алабуга районы) 

«Этник вокаль-инструменталь башкару»

  • «Гөсләкәй» вокал-инструменталь ансамбль (Тукай районы)
  • Муллашева Милена (Казан)
  • Федорова-Яканаева Элла һәм Кожевникова Анна дуэты (Казан)

Әлеге финалистларның чыгышларын жюри членнары тагын бер кат караячаклар. Шуннан соң, фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаучылар исемлеге билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев