Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

“Туганайлар” редакциясе җитәкчесе Рәхмәт хатына ия булды

“Туганайлар” газетасы редакциясенең баш редакторы Юлия Губина “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Җитәкчебез Юлия Юрьевнага бу олы бүләк “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырылуга 18 ел тулу уңаеннан бирелде. “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның имзасы куелган Рәхмәт хатында “актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек, “Татмедиа” мәгълүмат чараларына язылучылар белән оффлайн-очрашулар уздырганы өчен” дигән юллар бар.

Редакциябездәге барлык хезмәткәрләр өчен дә зур шатлык булды бу. Җитәкчебезнең Рәхмәт хатына лаек булуы турында 1 октябрьдә “Татмедиа”ның беренче катында оештырылган тантана вакытында Шамил Мөхәммәдиевич үзе игълан итте.

Тантана “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырылуга 18 ел тулу уңаеннан оештырылды. Котлаулар, бүләкләүләр танылган җырчы, Татарстаның атказанган артисты, карендәшебез Марина Карпованың татар, керәшен һәм рус җырларын башкаруы белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев