«Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре журналистлар Сабантуенда катнашты
Чирмешәндә уздырылган журналистлар Сабантуена “ТАТМЕДИА” карамагындагы барлык массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре җыелды.
Журналистлар Сабантуе матур традициягә әверелде дисәң дә була. Быел ул 4нче тапкыр оештырылды. Сабантуйга килүче кунакларны җыр-биюләр, мичтән яңа чыккан кайнар коймак һәм самавыр чәе белән каршы алдылар. Чирмешәннең традицион ризыгы булган 1,5 диаметрлы суган пирогы да пешерделәр.

Сабантуйда безнең «Туганайлар»дан сайт редакторы Алина Кондратьева һәм социаль челтәрләр редакторы Алиса Әхмәтшина катнашты. Бәйрәмнең тантаналы өлеше — республикабызның төрле районнарыннан килгән журналистлар парады. Сабантуйның матур гадәте буенча, мәйдан буйлап җырлый-җырлый бүләк җыйдылар. Безнең «Туганайлар»ның кызлары Сабантуй бүләген җыру әйтә-әйтә тапшырдылар, бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәм кунакларын Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан журналистлар союзы җитәкчесе Илшат Әминов сәламләде.

Алина һәм Алиса Медиа-Сабантуйдагы кызыклы уеннарда катнашып, бер кочак бүләк белән кайттылар. Утын кисү, ласта киеп йөгерү, капчык белән сугышу һәм башкалар.


Тантана кысаларында бер төркем журналистка бүләкләр тапшырылды. Алар арасында «Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы Алиса Әхмәтшина да бар иде. Аңа «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев