Түбән Каманың керәшен үзәгендәге музейга Чәбия хатын-кызлары сүрәкәләрен бүләк иткәннәр
Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен милли-мәдәни үзәге музеена ике экспонат өстәлде. Алар – борынгы сүрәкәләр.
Кызыл Ключ поселогында яшәүче Татьяна Хрущева (Андромонова) әбисе Мария Дмитриевна Данилованың ике сүрәкәсен тапшырган.
Мария Дмитриевна (1913-1997) Красный Ключ поселогына күченгәчне ире Яким Степанович (1918 елгы) белән Чәбия авылында яшәгәннәр. Яким Данилов 1941 елны Бөек Ватан сугышына алына, шул ук елны аны хәбәрсез югалганлыгы турында өйдәгеләренә «кара кәгазь» килә. Бу якларда химия белән бәйле предприятие төзелә башлагач, Чәбия авылына үзенең нигезен Түбән Кама шәһәренә туры килә. Чәбия кешеләренең бер өлеше – шәһәр йортына, кемнәрдер Красный Ключ (элекке Чургат) поселогына күченә. Чәбиялеләр туган авыллары белән бәйле истәлекләрне күңелләрендә сакласалар, үз авылларындагы бәйрәмнәрдә генә кигән милли киемнәрне яшьлекләре һәм туган авыллары төсе итеп кадерләп тоталар.
Көнкүрештәге элгәреге әйберләр, киемнәр, бизәнү әйберләре яшь буынга үз халкының тарихын белергә ярдәм итә. Болар барысы да – кадерле мирас.
Фото: Түбән Кама керәшеннәре төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев