Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Чыршылының «Питрау кайту» бәйрәме

Керәшенчә марафонда катнашучы, Мөслимнән Роза Маракина Сарман ягы Түбән Чыршылы авылында удырыла торган Питрау кайту йоласы турында сөйләде.

Керәшеннәрдә борынгыдан килгән традицион йолалар сакланган, хәзерге вакытта аларны торгызу, яңарту бара. Дөрес, безнең буынга бик эләкмәде дияргә дә була. Ул чорда дини бәйрәмнәр, йолалар тыелган иде, заманасы шундый иде.

Авылыбызда матур итеп «Питрау кайту» бәйрәме уза иде. Нигә болай дип аталамы? Күрше Ләке авылының Престольный бәйрәме — Питрау, чөнки чиркәү изге Петр һәм Павел апостоллар исемен йөртә. Шуңа Ләкегә 12 июльдә Питрау килә, аннан инде бер атнадан безгә «кайта». Шулай итеп безнең авылдан аны озаталар. Электән үк шулай булган. Әти сөйләвенчә, әбиләребез матур итеп бизәлгән җигүле атларга утырып җырлый- җырлый, Ләкеләргә Питрау каршыларга барганнар. Бер атна дигәндә, безнең Түбәнгә ( Түбән Чыршылы авылына) Ләкеләр килгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев