Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, мәдәният учреждениеләрендә MАХ мессенджерын кулланып, күп балалы гаилә статусын расларга мөмкин булачак. Шулай ук быел машина йөртү таныклыгы тарихын әлеге мессенджерга интеграцияләү планлаштыра.
Ул искәртеп үткәнчә, сатып алучылар инде хәзер үк үз яшен МАХ һәм «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә раслый ала.
Габрахманов шулай ук быел мессенджердагы ике яңа сервис турында хәбәр итте итте: больничныйларны дистанцион ябу (сынау режимында эшли башлый) һәм ышанычлы контактларга акча күчерү.
Татар-информ
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев