Татарстан халкы республика Рәисен сайлый
14 сентябрь – Татарстан Рәисен сайлау көнендә республикабызда 2,7 мең сайлау участогы эшли.
12-14 сентябрь — Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Илебезнең 20 төбәгендә — губернаторлар, 11ендә — төбәк парламентына депутатлар, 25 административ үзәктә вәкаләтле органнарга депутатлар сайлана.
14 сентябрьдә безнең Татарстанда, Рәис белән беррәттән, җирле үзидарә органнарына һәм, шулай ук, бер округта Татарстан дәүләт советына, өстәмә рәвештә, депутат сайлана.
Шушы елның 1 июленә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда 2,92 миллион кеше актив сайлау хокукына ия. Алар өчен барлыгы 2 миллион 923 мең 100 бюллетень әзерләнелгән. Үзәк сайлау комиссиясендәгеләр әйтүенчә, бердәм сайлау көнендә барлыгы 2 мең 710 — даими, 42 вакытлы сайлау участоклары эшли. Аларда, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәренчә, сайлау участокларының 98 процентында видеокүзәтү җайланмалары көйләнгән.
Сайлаучылар Татарстан Рәисе вазифасына теркәлгән 4 кандидатның — Руслан Юсупов (ЛДПР), Рөстәм Миңнеханов («Единая Росся»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов «Российская партия пенсионеров за социальную справедливость») берсе өчен тавыш бирәләр.
Быел Мәскәү шәһәрендә экстерриториаль сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, Украинада махсус хәрби операция үтүче татарстанлыларга тавыш бирү өчен, ДНР, ЛНР һәм Херсон өлкәсендә биш сайлау участогы көйләнгән.
14 сентябрь көнне «Чаша» янындагы концерт мәйданында Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» һәм Салават концерты була. Бу көнне республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә бәйрәм ярминкәләре эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев