«Татар-информ»да республикакүләм «Питрау» бәйрәме турында сөйләшәчәкләр
Хәбәрләр

«Татар-информ»да республикакүләм «Питрау» бәйрәме турында сөйләшәчәкләр

16 июльдә, 10:00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәмен уздыруга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методика бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Ирина Муллина, «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина, «Керәшен чибәре — 2024» бәйгесе җиңүчесе Светлана Иванова катнаша. Шулай ук, Мамадыштан «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбле дә киләчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Татар-информ


Нет комментариев