Ташкирмәннән Галина Кормачева: «Туганайлар»дан гомергә дә аерылмабыз»
«Туганайлар» редакциясе киләсе 2025 елга газетага язылучылар арасында, туры эфирда, кыйммәтле бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне ачыклады.
Бүләк уйнату газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда булды. Аны газетаның баш редакторы Юлия Губина үзе алып барды. Җиңүчеләр инде бүләкләрне килеп ала башладылар.
Бу елдагы беренче эш көнендә Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Галина Кормачева үзе откан урын-җир комплектын килеп алды.
«Бәйрәмнәрне күңелле генә уздырып җибәрдек. Рождествода чиркәүгә бардык, балалар славут әйтеп йөрделәр. Казанга килгәч, сезнең янга да кереп чыгарга булдым. Үз газетабызны «Керәшен сүзе»ннән үк укыйбыз, яратабыз. Әле берничә ел элек тә «Туганайлар»дан бүләк откан идем. Миңа тагын бәхет елмайды. «Туганайлар» килеп торганда, ничектер, рәхәт, күңел күтәрелеп китә. Үзебезнең газета бит, гомергә дә аерылмабыз», — дип рәхмәтен җиткерде Галина.
Ташкирмән янәшәсеннән ага торган Кама елгасыннан үзләре тоткан тәмле балык белән дә сыйлап китте әле ул безне. Бүләк өлешүләре күңелле булган шикелле, барыбыз бергә утырып, күчтәнәч балык белән сыйлану да ошады. Ни дисәң дә, безнекеләр кунакчыл да, юмарт та шул инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев