Светлана Упаева керәшеннәрнең йола-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләде
Минзәлә районының мәдәният йортында, М.Җәлил исемендәге педагогия колледжы студентлары өчен мавыктыргыч чара узды.
Әлеге чарада районда яшәүче төрле халыкларның оешмалары эшчәнлеге белән район мәдәният йорты директоры Гөлназ Сизова таныштырды.
Җирле керәшен җәмгыяте җитәкчесе Светлана Упаева керәшеннәрнең тарихы, йолалары, мәдәнияте турында сөйләде, бүгенге көндә район күләмендә үткәрелгән чаралар турында презентация күрсәтте.
«Аннары керәшен биюе өйрәнү буенча студентларга мастер-класс үткәрелде. Халкыбызның «Эшләпә» уенын да студентлар яратып кабул иттеләр. Соңрак, керәшеннәрнең иң киң таралган яраткан ризыкларыннан берсе булган шишара пешерү буенча, Дусай-Кичү мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Гайсина мастер-класс үткәрде», – диде Светлана Упаева.

Очрашу, гадәттәгечә, бергәләп пешергән шишара белән чәй эчү һәм үзара күңелле итеп аралашу белән тәмамланган. Яшьләрнең һәрнәрсә белән кызыксынуы, мастер-классларда бик теләп катнашуы бик сөенечле.
Светлана Упаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев