Социаль салым вычетлары лимитлары арта
Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балаларны укыту чыгымнары буенча һәр балага 110 мең сумнан (моңа кадәр 50 мең сум булган) вычет түли башлаячаклар. Нәтиҗәдә кире кайтарылган салым (вычет) күләме 14,3 мең сумга җитәчәк.
Башка чыгымнар буенча, шул исәптән ата-ананың үзенең укуына, медицина хезмәтләре һәм даруларга, физкультура-савыктыру хезмәтләренә чыгымнар буенча салымны 150 мең сумнан (моңа кадәр 120 мең сум булган) кире кайтара башлаячаклар. Ягъни әлеге чыгымнар буенча вычет күләме 19,5 мең сумга кадәр артачак. Узган 2023 һәм 2022 еллар өчен вычетларга килгәндә, әлегә 50 һәм 120 мең сумнан исәпләнеләчәк. Шул ук вакытта кыйммәткә төшкән дәвалану чыгымнары буенча вычет алу суммасы чикләнелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев